+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 сентябрь 2019, 13:04

Иске Костейда балалар бакчасы ачылды

Белем, гади күнекмәләр алу, яшьтәшләре белән аралашу, уйнау - шушы көннәрдә Иске Костейның мәктәпкәчә яшьтәге балалары шундый мөмкинлек алды. Иске Костей төп белем бирү мәктәбе каршында муниципаль район хакимияте һәм мәгариф бүлеге ярдәме һәм хуплавында мәктәпкәчә белем бирү төркеме ачылды. Тантана сабыйлар һәм аларның әти-әниләре өчен генә түгел, ә бөтен авыл халкы өчен дә көтеп алынган бүләк булды.

Бу вакыйганы халык 20 елдан артык көтте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төркем ачу турындагы мәсьәлә гражданнар җыеннарында, Хакимият көннәрендә берничә тапкыр күтәрелде. Ниһаять, төркем эшли башлады, анда 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге 25 бала йөреячәк. Биредә балаларның һәрьяклы үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Берничә зона дәресләр, уеннар, йокы өчен бүлеп бирелгән, алгы бүлмә, санузел, кер юу урыны бар. Бүлмәләр заманча таләпләргә җавап бирә. Балалар анда үзләрен уңайлы хис итсен өчен, өлкәннәр бинаны матур, заманча итәргә тырыштылар.
Балалар белән өч хезмәткәр - тәрбияче, кече тәрбияче һәм пешекче эшләячәк. Педагоглар ачылуның беренче көннәреннән үк балаларны интеллектуаль һәм уен эшчәнлегенә җәлеп иттеләр.
Тантанада катнашкан кунаклар - район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Ф.Г.Хәйбрахманов, район мәгариф бүлеге начальнигы Л. Р. Галиева балаларга һәм аларның ата-аналарына сәламәтлек, бәхет, балаларның бакчага даими йөреп, белем алып үсүләрен теләделәр. Моның өчен барлык шартлар да тудырылган.
Любовь КАМЕНЕВА,
мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү методисты.
Читайте нас: