+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 сентябрь 2019, 12:48

Көн тәртибендә – тавыш бирүгә әзерлек

Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Анатольевна Макаренко 30 августта Бакалы районы территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары һәм район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев белән күчмә эшлекле очрашу үткәрде.Эшлекле очрашуда Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәге начальнигы Җиһанур Алтынбаев, район хакимияте вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында сайлауларга әзерлек, 8 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә эшне оештыру, урындагы үзидарә органнары тарафыннан сайлау комиссияләренә үз вәкаләтләрен тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре тикшерелде.
Бакалы районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Олег Алексеевич Ефимов Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлауларга әзерлек барышы турында хәбәр итте, эшчәнлекнең якын вакытка төп юнәлешләре турында сөйләде.
Илона Макаренко комиссиянең, шул исәптән «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасы белән эшләүче системалы администратор эше белән танышты. Барлык дәрәҗәдәге сайлау комиссияләре эшендә ачыклыкны һәм хәбәрдарлыкны тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде, барлык сайлау процессы катгый закон нигезендә узарга тиеш.
Читайте нас: