+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 сентябрь 2019, 13:10

Ничек сайлаячакбыз

Якшәмбедә, 8 сентябрьдә, Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлаулар булачак. Сайлаулар алдыннан без территориаль сайлау комиссиясе рәисе О.А.Ефимовка сайлау көнендә ничек тавыш бирәчәгебез турында тагын бер кат сөйләвен үтенеп мөрәҗәгать иттек.

- Олег Алексеевич, без сайлауларның финиш сызыгына якынлаштык, районда сайлауларга нәрсәләр эшләнде һәм әзерлек нинди?
- Районның территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан БР Башлыгын сайлауларга әзерләнү һәм үткәрү буенча билгеле бер эш башкарылды. Чараларның календарь планына ярашлы, эшче төркем авыл территорияләренә чыгып, участок сайлау комиссияләре составы белән уку үткәрде. Участок комиссияләре әгъзалары сайлаучылар исемлекләрен тикшерделәр, чакырулар тараттылар, мөмкинлекләре чикле сайлаучылар белән эш алып бардылар, алар сайлаулар көнендә өйдә тавыш бирәчәкләр.
Узган сайлаулардагы кебек үк, сайлау комиссияләре йомгакларны машина белән укылучы кодлы протоколлар җитештерү һәм «Сайлаулар» дәүләт автоматлаштырылган системасына тавыш бирү нәтиҗәләре турында протоколларны тизләтеп кертү технологиясен кулланып ясаячак, бу тавыш бирүгә йомгак ясау вакытын сизелерлек киметә.
Сайлау комиссияләре кирәкле технологик җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Бакалы авылындагы өч сайлау участогында сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары - КОИБлар файдаланылачак.
- Кемнең тавыш бирү хокукы бар?
- Тавыш бирү көненә 18 яше тулган, үз гамәлләре өчен җавап бирә алган Русия Федерациясенең һәр гражданины тавыш бирә ала. Суд тарафыннан рәсми рәвештә гамәлләре өчен җавап бирә алмый дип танылган һәм суд хөкеме буенча иректән мәхрүм ителү урыннарында тотылган кешеләр актив сайлау хокукыннан мәхрүм.
- Тавышны кайда бирәләр?
- Һәр сайлаучы билгеле бер участокка беркетелгән. Участокларның адреслары һәм телефон номерлары район гәзитендә басылып чыкты. Үзәк сайлау комиссиясе сайтында да үз участогыңны табарга була.
- ... Сайлау участогына килеп, сайлаучы бу участок буенча сайлаучылар исемлегендә булмавын ачыкласа?
- Бу очракта, участок сайлау комиссиясе әгъзалары, аның әлеге сайлау участогы территориясендә яшәү урыны буенча теркәлү тамгасы куелган паспортын сорап, сайлаучыны исемлеккә кертергә хокуклы.
- Тавыш бирү өчен бюллетеньне нинди документлар нигезендә алырга була?
- Сайлау бюллетеньнәре гражданин паспортын яки аны алмаштыра торган документны (хәрби билет, хәрби билет урынына бирелә торган вакытлыча таныклык яки паспортны рәсмиләштерү вакытына бирелә торган РФ гражданинының шәхесен раслаучы вакытлы таныклык) тапшырганда гына бирелә.
- Тутырганда сайлаучы хаталанса?
- Аңа яңа бюллетень бирәләр.
- Бюллетень нинди булырга тиеш?
- Бюллетеньнәр өч – рус, башкорт, татар телләрендә җитештерелә. Аларга сайлау космиссиясенең мөһере һәм ике әгъзасының имзасы куела. Саклау дәрәҗәсенең берсе генә булмаса да, бюллетень дөрес түгел дип исәпләнелә.
- Бюллетеньне урталай бөкләргә ярыймы, урналар хәзер үтә күренмәле бит?
- Ярый. Бу хәтта бюллетеньнең үзендә язылган, тавыш бирүнең яшеренлеге шулай саклана.
- Өйдә кем тавыш бирә ала?
- Җитди сәбәпләр буенча (сәламәтлек торышы, инвалидлык) тавыш бирү бинасына килә алмаган сайлаучылар.
- “Тынлык көне” ни өчен кирәк?
- Бу сайлаулар алдыннан бер тәүлек, закон белән бу вакытта һәртөрле агитация тыела. Ул кешеләрнең тыныч, басым тоймыйча үзләренең кемне сайлаячагын уйлаулары өчен кирәк. Билгеләп үтик, сайлауларга чакыру агитация булып тормый.
- Тавыш бирү белән бәйле сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә була?
- Сайлау участоклары эше турында мәгълүмат Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылган. Барлык сорауларга Үзәк сайлау комиссиясенең 8-800-347-54-54 номеры буенча «кайнар линия» белгечләре җавап бирәчәк.
- Сайлаучыларга теләкләрегез бармы?
- 8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау белән беррәттән, безнең районда унҗиде авыл биләмәсе Советына 139 депутатны сайлаулар һәм Бакалы районы муниципаль район Советына 14нче Михайловка бер мандатлы сайлау округы буенча өстәмә сайлаулар булачак.
Сайлау участоклары урындагы вакыт буенча 7дән 21 сәгатькә кадәр ачык булачак. Районыбызның барлык сайлаучыларын гражданлык бурычларын үтәргә сайлау участокларына чакырам!
Читайте нас: