+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 сентябрь 2019, 12:48

Сабыйлар туу уңаеннан тантана

Бакалы район үзәк дәваханәсендә яңа туган балаларны тантаналы рәвештә чыгару булды. Яңа туган ике кызны һәм бер малайны район үзәк дәваханәсенең актлар залында бәйрәм шартларында хөрмәтләделәр.

Чара башланганчы ярты сәгать алдан бирегә әти-әниләрнең туганнары һәм хезмәттәшләре, шулай ук авыл хакимиятләре вәкилләре җыела башлады. Мәсәлән, Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.М. Мәннапов Иске Корыч авылында яшәүче Ләйсән һәм Денис Янгировларны котларга килгән, аларның икенче кызлары туган. Сабыйга Азиза дип матур исем куштылар. Яшь әти-әни олы кызлары Риананың сеңлесе тууына бик шат, ул да, сүз уңаенда, сеңлесен каршы алырга килгән иде.
Шул ук көнне бала тудыру йортыннан Бакалы авылыннан Анастасия Алексеевна Лобанова кызы Варвара белән чыгарылды. Аларны тормыш иптәше Роман Юрьевич олы кызлары һәм туганнары белән каршы алдылар.
Бәхетле әти-әниләр сафын бакалылылар Анна һәм Илнур Арслановлар да тулыландырды. Аларның уллары Арсен туды.
Бәйрәмдә котлаулар яңгырады һәм районның кечкенә гражданнарына һәм аларның әти-әниләренә чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, уңышлар теләделәр.
Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Р.Р.Гәрәев, ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, аларны бәбиләре туу белән тәбрик итте, гаиләләргә иминлек теләде. Руслан Рәлифович БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбировның котлау телеграммаларын һәм бүләкләрен, шулай ук автоном янгын извещательләре тапшырды.
Бакалы районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Н.Н.Андреева котлауларга кушылды һәм районның яңа гражданнарына тантаналы рәвештә документлар тапшырды.
Ихлас котлауларын һәм иң изге теләкләрен шатлыклы ата-аналарга һәм аларның балаларына баш табибның балалык һәм хатын-кызларга йөклелек һәм бала тудырганда медицина ярдәме күрсәтү буенча урынбасары Г.С.Вартапетян, Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.М. Мәннапов, Бакалы авыл Советы авыл биләмәсенең яшьләр эшләре буенча белгече Л.В.Исламова юлладылар.
Бәхетле әбиләр, бабайлар, туганнары һәм якыннары, тантананың төп сәбәпчеләренә күпсанлы бүләкләр әзерләгәннәр, алар сабыйларга - сәламәт һәм бәхетле булып үсүләрен, ә яшь әти-әниләргә сабырлык, бер-берләренә ярдәм итүне һәм бала тәрбияләүдә уңышлар теләделәр. Бу көнне бала тудыру йорты персоналына да рәхмәт сүзләре яңгырады. Аларның көндәлек хезмәте нәтиҗәсендә күп гаиләләр чын бәхетнең нәрсә икәнен белделәр.
Бәйрәмне район Мәдәният сарае һәм Балалар сәнгать мәктәбе артистлары эчтәлекле программа белән бизәделәр. Бу көн барысының да хәтерендә озак сакланыр!
Гаяне Вартапетян,
район үзәк дәваханәсе баш табибының балалык һәм хатын-кызларга йөклелек һәм бала тудырганда медицина ярдәме күрсәтү буенча урынбасары.
Читайте нас: