Халык җыеннарында катнашу иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Быел да авыл биләмәләренә барып, халык белән аларны борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышу, проблемаларны хәл итүдә ярдәмләшү бурычы тора. 2019 ел башыннан алып 10 авыл биләмәсендә Хакимият көннәре узды, йөзгә якын мәсьәлә контрольгә алынды, аларның күбесе хәл ителде яки хәл итү процессында тора. Чираттагы Хакимият көне Боҗыр авылында үтте.
Халык белән очрашу гадәттәге көн тәртибе буенча узды. Боҗыр авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Г.М.Васильева үзенең чыгышында авыл биләмәсе үсешенең төп социаль-икътисади күрсәткечләрен чагылдырды, якын арада хәл ителәсе проблемалар турында сөйләде.
Боҗыр, Корчай, Александровка, Холодный Ключ авылларында 655 кеше яши,шуларның яртысыннан күбрәге эшкә сәләтле яшьтә. Социаль блок учреждениеләре - Боҗыр урта мәктәбе, мәктәпкәчә төркем, 2 авыл мәдәният йорты, почта бүлекчәсе, 2 фельдшерлык-акушерлык пункты тотрыклы эшли, Александровка авылы халкына фельдшер атна саен өйләренә барып хезмәт күрсәтә. Шуңа да карамастан, демографик хәл кискен кала, ел башыннан биредә 2 бала туган, 9 кеше үлгән.
Гөлгенә Мәхмүтовна авыл биләмәсендә тормышка ашырылучы программаларга аерым тукталды. Урындагы инициативаларны хуплау программасы территорияләрне төзекләндерү, социаль объектларны ремонтлау буенча авыл биләмәләре өчен реаль мөмкинлек булды. Шуңа Боҗыр авыл биләмәсе бу Программада ел саен катнашырга тырыша. 2019 елда халык, иганәчеләр һәм программа средстволары ярдәмендә ФАП һәм мәктәпкәчә төркем урнашкан бинаның түбәсенә капиталь ремонт ясалган. Эшләр инде тәмамланган, яңа уку елын балалар тагын да уңайлырак шартларда үткәрәчәкләр.
«Боҗыр» хуҗалыгы эшчәнлеге турында аның рәисе И.Ф.Алчинов кыскача мәгълүмат бирде. Хәзер хуҗалыкта кызу чор – авыл хуҗалыгы культураларын урып-җыю һәм көзге чәчү бара. Хуҗалык җитәкчелегенең бурычы – алган темпларны киметмәү һәм җитештерү күләмен арттыру.
Район хакимияте баш-лыгының икътисад һәм финанслар буенча беренче урынбасары - финанс идарәсе начальнигы Ю.С.Зыязетдинов үзенең чыгышында авыл биләмәсенең социаль-икътисади үсешенә бәя бирде, бу территориянең аерым үзенчәлекләрен атады.
Боҗыр авыл Советында яшәүчеләр белән очрашуда район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев чыгыш ясады.
Боҗыр авыл биләмәсе территориясеннән килгән мөрәҗәгатьләрне анализласак, аларның иң күп өлеше Дияш-Михайловка-Боҗыр-Куштирәк юнәлешендәге юл полотносы торышына кагыла (яшәүчеләр бигрәк тә социаль челтәрләрдә бу проблема белән еш мөрәҗәгать итәләр). Агымдагы елда бу юлда чокырларны ремонтлау буенча шактый эш башкарылды, 3 км юлга тоташ асфальт түшәлде, әмма бу чаралар гына җитми, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өчен муниципалитет җитәкчелеге «БР юл хуҗалыгы идарәсе» ДКУга - бу юл аның балансында тора - эшләрне дәвам итү өчен акча бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итте.
Авыл халкын шулай ук мобиль элемтәнең сыйфатлы булмавы, җир биләмәләреннән нәтиҗәле файдалану, сугышта катнашучыларга куелган һәйкәлне реконструкцияләү һ.б. мәсьәләләр борчый. Барлык сораулар да йөкләмәләр протоколында теркәлде һәм аларны җентекләп өйрәнү һәм алга таба үтәүне оештыру компетенциясе буенча хезмәтләргә адресланды.