Сугыш уты 6 ел яна. Анда җир шары халкының 80 проценты яшәгән 61 дәүләт катнашкан. Сугышчан хәрәкәтләр барлык океаннарда, Европада, Азиядә, Африкада һәм Океаниядә алып барыла. Сугышта өр-яңа хәрби техника белән җиһазландырылган күп миллионлы армияләр катнаша. Германия, Италия һәм Япониянең һәм аларга кушылган илләрнең сәяси максатлары демократиягә каршы, нияте буенча гумансыз, ирешү ысуллары буенча ерткычларча була. Алар башка илләрне яулап алырга, бәйсезлектән мәхрүм итәргә омтыла.
Фашист милитаристлары СССРга аеруча нәфрәт белән карыйлар. Совет дәүләтен ликвидацияләү сәясәте «Барбаросс», «Ост» планнарында чагылыш таба. Безнең халык фашистлар Германиясенә каршы алып барган Бөек Ватан сугышы Икенче Бөтендөнья сугышының төп чорларыннан берсе булып тора.
Советлар Союзының фашист илбасарларына каршы сугышы башлану белән кораллы көрәш үзәге совет-герман фронтына күчә, ахыргача Икенче бөтендөнья сугышының төп фронты була. Биредә зур сугышлар бара, фашизмны Җиңү таңы кабына.
Икенче Бөтендөнья сугышының сәбәпләрен ачу өчен, сугыш алды елларындагы вакыйгаларны белергә кирәк. Молотов-Риббентроп пакты буларак билгеле 1939 елның 23 августындагы совет-герман килешүе бу яктан зур кызыксыну уята. Килешү илебезнең тарихи шартларыннан һәм геосәяси мәнфәгатьләреннән чыгып төзелә. Совет дипломатиясе коллектив хәвефсезлек системасын булдырырга омтыла, әмма бу тырышлыкны көнбатыш сәясәтчеләре хупламый. 1938 елның 29 сентябрендә Англия, Франция, Италия, Германия хөкүмәтләре башлыклары Мюнхенда Чехословакиянең Судетская өлкәсен Гитлер Германиясенә тапшыру турындагы килешүгә кул куя. Бу вакыйга тарихка хыянәт символы буларак кереп кала. Ул Чехословакиянең дәүләт мөстәкыйльлеген бетерүгә китерә һәм Икенче Бөтендөнья сугышы башлануны тизләтә. Әлеге сәясәтнең максаты - фашист дәүләтләре белән сүз куешып, агрессияне үзләреннән читкә һәм аны, беренче чиратта, СССРга каршы җибәрү.
Англо-франк-совет сөйләшү-ләренең нәтиҗәсезлеге Гитлерга каршы дәүләтләр коалициясен булдыру буенча СССРның тырышлыгын юкка чыгара. Тышкы сәяси хәл аңа халыкара изоляция белән яный, моннан тыш, ике фронтта сугыш куркынычы да була: Германия белән — көнбатышта һәм Япония белән - көнчыгышта. Шул ук вакытта Германия СССР белән элемтәгә керергә омтылуын көчәйтә. Немец ягы СССР белән килешүгә мөмкин кадәр тизрәк ирешергә тели, Польшага һөҗүмне 1 сентябрьгә билгеләгән Гитлер Сталинга 1939 елның 20 августында килешүне тиз арада төзүне таләп иткән телеграмма җибәрә һәм 23 августтан да соңга калмыйча һөҗүм итмәү турында пактка кул кую өчен чит ил эшләре рейхминистрын кабул итүен үтенә. Тәкъдим кабул ителә.
Икенче Бөтендөнья сугышының иң куркыныч күренешләреннән берсе - совет хәрби әсирләренең, полякларның, яһүдләрнең, авыру һәм инвалид кешеләрнең нацистлар тарафыннан күпләп юк ителүе. Нацистларның корбаннары диннәрен алмаштырып яки илдән качып та сакланып кала алмый. Тарихта беренче тапкыр яшенә, диненә, сәяси карашларына, яшәү урыннарына бәйсез рәвештә бөтен яһүд халкы нацистлар тарафыннан тулысынча юкка чыгарылуга хөкем ителә. Басып алынган территорияләрдә нацистлар үлем лагерьлары оештыра. Бухенвальд, Дахау, Равенсбрюк, Освенцим, Треблинка, Саласпилс балалар лагере исемнәре белән хәрби һәм сугыштан соңгы буыннарның миллионнарча җәзаланган кешеләр турындагы хәтере бәйле.
1945 елның 6 һәм 9 августларында Америка самолетлары, көч күрсәтергә теләп, атом бомбаларын Япониянең Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренә ташлый. Фаҗига корбаннарының гомуми саны - 450 меңнән артык кеше, ә исән калганнар әле булса радиация нурланышыннан җәфалана.
70 миллионнан күбрәк кеше - Икенче Бөтендөнья сугышында һәлак булучыларның гомуми саны. Ул сарыф ителгән матди ресурслар, хәрби техника җитештерү күләме, икътисади көчләрнең киеренкелеге һәм барлык катнашучылар өлешенә туры килгән авырлыклар буенча калган сугышларны күпкә узып китә. Сугыштан кайтмаганнарның яртысына якыны - совет кешеләре.
Биредә төрле кыйммәтләр һәм идеологияләрнең ике принципиаль системасы капма-каршы тора. Фашизм көч культы, расизм һәм шовинизм – «ария расасының өстенлеге», Германия өчен «тормыш киңлеге» яулап алу зарурлыгы тәрбияли. Фашист агрессорларының җиңүе дөнья тарихында артка таба бер адым булыр иде. Димәк, агрессорларга каршы көрәшкән барлык илләр, катнашучыларның идеологик карашлары төрле булуга карамастан, гадел көрәш алып барган. Бүген Украинадагы фаҗигале вакыйгалар фашизм кебек күренешнең яшәргә бик сәләтле булуын күрсәтте. Менә ни өчен Бөек Җиңүнең пафосының һәм мәгънәсенең үткәннәрдә калуына юл куярга ярамый. Сугыш турында дөреслек планета халкын, тынычлык, демократия тарафдарларын бөтендөнья фаҗигасе юлына киртә кую өчен берләшергә чакыра.
Бакалыдагы 2нче урта мәктәпнең тарих укытучысы.