+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 сентябрь 2019, 13:13

Торакка сертификат ике яшь гаилә алды

Торак мәсьәләсе - күп гаиләләрне борчыган төп мәсьәләләрнең берсе. Ул Русиядә федераль, төбәк һәм урындагы дәрәҗәдә тормышка ашырылучы ярдәм яшь гаиләләр өчен аеруча актуаль. Безнең районда да төрле дәүләт программаларында катнашып, торак шартларын яхшырткан яшь гаиләләр саны елдан-ел арта бара.

Шушы көннәрдә район хакимиятендә торак шартларын яхшыртуга чираттагы таныклыклар тапшырылды. Бу тапкырында аны ике гаилә - Савельевлар һәм Шәйдуллиннар алды. Алар - «РФ гражданнарын арзан һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» РФ дәүләт программасының «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасында катнашучылар. Бүгенге көндә әлеге программада катнашучылар исемлегендә 91 гаилә тора.
Таныклык алган ике гаилә дә - күп балалы. Мәсәлән, Леонид һәм Роза Савельевлар 1 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге биш ул үстерәләр. Илнур һәм Лилия Шәйдуллиннар - өч бала әти-әнисе. Сертификатларны тапшырып, котлап, муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев аларга сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларны илнең лаеклы гражданнары итеп үстерүләрен, йортларына тынычлык, ямь һәм иминлек теләде.
Алла Исаева,
район хакимияте
төзелеш бүлегенең
баш белгече.
Читайте нас: