+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
6 сентябрь 2019, 12:46

«Земство докторы»на - миллион!

Район үзәк дәваханәсенең өч табибәсе торакка сертификат алды.

Яшь белгечләргә ярдәм итү - сәламәтлек саклау программасында чираттагы адым. Якындагы елларда проектларны уңышлы гамәлгә кертү яшь белгечләрне стимуллаштыруның һәм матди ярдәмнең нәтиҗәле формасына әвереләчәк, сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләүдә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
Дүшәмбедә Бакалы район үзәк дәваханәсендә «Земство докторы» республика программасын тормышка ашыру кысаларында өч яшь табибәгә 1 миллион сумлык сертификатлар тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен «Земство докторы» дәүләт ярдәме программасы Русиядә 2012 елдан эшли. Эшли башлаган табибларга - 1 млн сум, фельдшерларга 500 мең сум акча бирелә, аны торак шартларын яхшыртуга тотарга мөмкин. Шул ук вакытта медицина хезмәткәре авыл җирлегендә кимендә 5 ел эшләргә тиеш.
Бу юлы район үзәк дәваханәсенең баш табибы Р.Р. Гәрәев кулыннан сертификат алучы бәхетле яшь белгечләр: эпидемиолог А.К.Мусина, участок терапевты Н.В.Сабирҗанова һәм кардиолог Л.И.Имамразиева (рәсемдә). «Миллионерларның» шатлыгын бүлешергә конференц-залда хезмәттәшләре җыелды.
Яшь докторларга уңышлар һәм ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм нәтиҗәле эшчәнлек, пациентларга игелекле ярдәм күрсәтүләрен телибез.
Тамара Сәмигуллина,
район үзәк дәваханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары.
Читайте нас: