+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 сентябрь 2019, 17:54

Вакытында тикшеренү узыгыз

Диспансерлаштыру профилактик медицина тикшерүен һәм тикшерүләрнең өстәмә ысулларын үз эченә алган чаралар комплексы булып тора. Авыруны кисәтү, аны иртә стадияләрдә ачыклау өчен үз сәламәтлегеңә вакыт бүлергә, диспансерлаштыру узарга һәм табиб күрсәтмәләрен үтәргә кирәк.

2019 елда халыкның аерым төркемнәрен диспансерлаштыру дәвам итә. 21 яшькә җиткән һәр граждан аны үтә ала. Шул ук вакытта, аның эшлиме, юкмы икәне мөһим түгел.
Диспансерлаштыру 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнар өчен 3 елга 1 тапкыр үткәрелә. Диспансерлаштыру узу өчен туган елыгызның туры килү-килмәвен аңлау өчен, яшьне 3кә бүләргә кирәк, әгәр калдыгы юк икән, сез диспансерлаштыру узу төркеменә эләгәсез. 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ел саен уза.
Диспансерлаштыру узарга карар иткәнсез икән, исегездә тотыгыз: аның вакытында хезмәткәрләр эш урынын һәм уртача хезмәт хакын саклап калып, эштән азат ителергә хокуклы.
Диспансерлаштыруны Бакалы район үзәк дәваханәсендә бушлай узарга мөмкин, терапевт дүшәмбедән җомгага кадәр тәнәфессез һәм төшке ялсыз, шимбә көнне 8дән 16 сәгатькә кадәр кабул итә. Бердәм диспансерлаштыру көне - чәршәмбе.
Диспансерлаштыруга махсус юллама алырга кирәкми.
Читайте нас: