+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
11 сентябрь 2019, 17:55

Йөрәк авыруларын ачыклау айлыгы

Кан әйләнеше системасы авырулары проблемасының актуальлеге эшкә сәләтлелекне вакытлыча югалтуга китерүче бу патологиянең киң таралуына бәйле. Эшкә яраклы яшьтәге кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары авырулары артуның төп сәбәпләре арасында пациентларның сәламәтлекләренә адекват карашта булмавы, дәвалауга мотивация юклык тора.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары фикеренчә, кан әйләнеше системасы авырулары һәм үлем-китем дәрәҗәсендә уңай динамика халыкның сәламәтлегенә тәэсир итә торган факторларга комплекслы йогынты ясаган, кешеләрнең сәламәт яшәү рәвешен саклауга һәм инфарктлар, инсультлар кебек өзлегүләр бирә торган артериаль гипертензияне дәвалауга мотивацияне арттырган очракта гына ирешелергә мөмкин.
Кан әйләнеше системасы авыруларын ачыклау айлыгы чикләрендә ФАП фельдшерлары 50 яшьтән өлкәнрәк һәм диспансер исәбендә тормаган кешеләргә күчмә ЭКГ-аппаратларда ЭКГ-тикшерү үткәрделәр. Барлыгы 1570 пациент тикшерелде. Аларның бишесендә гомер буе дәвалануны таләп итә торган көчле авыру – йөрәкнең тибрәнү аритмиясе ачыкланды. Бер пациентка операция ясалды, аңа электрокардиостимуляция үткәрелде.
Марина ГалИева,
район үзәк дәваханәсенең өлкән шәфкать туташы.
Читайте нас: