+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 сентябрь 2019, 16:07

«Алмагач»ка - үсентеләр алырга

«Начар орлыктан яхшы нәсел көтмә», - ди халык әйтеме. Һәм бу дөрес. Чөнки киләсе уңыш тулысынча утырту материалының сыйфатына бәйле. Әгәр дә сез җимеш агачлары яки куак үсентеләре сатып алырга карар иткәнсез икән, моны уйлап башкарырга кирәк, һәм Җиләк-җимеш авылындагы «Алмагач» КФХсы кебек һөнәрмәндләрдән сатып алсаң яхшырак.

Крестьян-фермер хуҗалыгы - гаилә бизнесы, һәм анда төп кеше - Илира Рәфгатовна Шәрипова. Совет чорында ул озак еллар Бакалы җиләк-җимеш питомнигы совхозында эшли. Ул ябылганнан соң, элеккеге совхозның берничә гектар җирен арендага алып, мөстәкыйль рәвештә җимеш агачлары, куаклар, бакча җиләге һ.б. үстерү белән шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә бизнеста гаиләнең барлык әгъзалары: кызы Зилә һәм кияве Динар Әхмәтҗәновлар, улы Алмаз һәм килене Айгөл Шәриповлар да катнаша. Сезонлы барлык эшләрне гаилә бергә башкара, аларның һәркайсы эшнең нечкәлекләрен белә, күп нәрсәгә әниләре өйрәткән, кайбер белемнәрне интернеттан тапканнар.Алар үз белемнәрен даими күтәрәләр, яңалыкларны өйрәнәләр, оста бакчачылар белән тәҗрибә уртаклашалар, махсус әдәбият укыйлар, гомумән, бер урында тормаска, үсәргә тырышалар.
Бүгенге көндә «Алмагач» җиләк үстерү һәм сату белән генә чикләнми, җимеш агачлары һәм куак үсентеләре дә утырталар һәм саталар. Хуҗалыкта 15 сорт алмагач (Конфетное, Антоновка, Уральское наливное һ. б.), грушаның 4 сорты, шулай ук зелпе, чия, слива, берничә сорт җир җиләге, карлыган, кура җиләге, виноград сатып алырга мөмкин. Барлык сортлар прививкалы, районлаштырылган, безнең климат зонасында үстерү өчен туры киләләр. Әйтик, сатып алучылар үсенте бирми торган «Северянка» грушасын аеруча яратып алалар, ул август аенда ук өлгерә, тәмле, сусыл. Ә җир җиләкләре арасында «Комсомолка» һәм «Азия» сортлары популяр. Икесе дә эре, август уртасына кадәр күп җимеш бирәләр, авырлыклары 60 граммга кадәр җитә.
Бәяләр төрле. Җиләк-җимеш агачының үсентеләре – 300 сумнан алып, куак үсентеләре - 100 сумнан 200 сумга кадәр. Җиләк үсентеләрен 20-30 сумнан алып була.
Сүз уңаеннан, нәкъ менә хәзер, сентябрь һәм октябрь айларында, суыклар башланганчы, фермерлар кышкы суыкларга чыдам груша һәм алмагач сортларын, шулай ук җиләк-җимеш куакларын утыртырга киңәш итәләр. Куакларның һәм агачларның тамыры кышын да үсүләрен дәвам итәләр. Тамыр ныгытып үсеп китсен өчен оптималь температура +4С һәм югарырак.
- Алмагач һәм грушаның салкынга каршы торучанлыгы нык булмаган сортларны, шулай ук барлык төшлеләрне (чия, черешня, слива) яз көне утыртсаң яхшырак. Өстәвенә, моны мөмкин кадәр иртәрәк эшләргә кирәк - туфрактан дым кипмәгән һәм бөреләр яфракка киткәнчегә кадәр, - диләр һөнәрмәнд бакчачылар.
Гаилә Бакалы базарында, Чакмагыш, Туймазы, Октябрьский, Азнакай (Татарстан) шәһәрләрендә төрле ярминкәләрдә үсентеләр сата. Бакалылар һәм шәһәр халкы арасында даими сатып алучылары бар, алар утырту материалының сыйфатыннан, хезмәт күрсәтүдән канәгать, агачларны карау буенча квалификацияле консультацияләр алалар: аларны кышка ничек әзерләргә, ябалдашны ничек формалаштырырга, авырулардан һәм корткычлардан ничек якларга.
Хөрмәтле бакалылар, әгәр сез үз бакчагызны яңартырга телисез икән, түбәндәге адрес буенча «Алмагач» КФХсына мөрәҗәгать итегез: Җиләк-җимеш авылы, Полевая урамы, 7нче йорт.
Җентекле мәгълүмат өчен телефоннар: 8-937-327-33-91, 8-937-491-42-15.
Э. Солтанова.
ОГРН 315028000063618. Реклама хокукында.
Читайте нас: