+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 сентябрь 2019, 13:59

Яңа Тымытык

Яңа Тымытык авылында урнашкан 1102нче сайлау участогында комиссия әгъзалары сайлаучыларны яхшы әзерлек белән каршы алды. Биредә Карповка һәм Яңа Тымытык авылларында яшәүчеләр тавыш бирде. Традиция буенча иң беренче тавыш бирүчегә бүләк тапшырылды - быел аны кабат күп балалы әни - В.Р.Закиров КФХсында эшләүче Айгөл Гарифуллина алды.

Участок иң күп сайлаучы килгәннәрнең берсе булды. Сәгать 12гә сайлаучыларның 70 проценттан артыгы тавыш биргән иде. Күп еллык эш тәҗрибәсе булган участок сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Камаева фикеренчә, халыкның активлыгы оештыручыларның зур әзерлек эше алып баруы, сайлаучыларга үз вакытында сайлаулар турында хәбәр җиткерү, гражданнарның өйләренә бару, чакыру кәгазьләре тарату һ.б. нәтиҗәсе.
Тавыш бирү участок ябылганчы барды. Сайлаучылар һәм участок комиссиясенең нәтиҗәле эше өчен барлык шартлар да тудырылган иде. Полиция хезмәткәрләре дежур торды. Тымытык һәм Куштирәк фельдшерлары Гөлназ Газизова һәм Зилә Ялалова теләгән кешеләрнең артериаль кан басымын үлчәделәр. Сүз уңаенда, ике медицина хезмәткәре дә участок сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора.
Биредә күп еллар инде барлык сайлаучыларны коймак һәм чәй белән сыйлыйлар. Быел да барысы Венера Мәгъҗановна Раянова пешергән коймак белән кайнар чәй эчте.
Тавыш бирүдә беренче тапкыр катнашучылар ел саен бүләкләнә. Быел ике яшь сайлаучы - 18 яшьлек Хәйдәр Хәбибуллин һәм Айсылу Ялалова участок сайлау комиссиясе рәисе М.Т. Камаевадан бүләк алдылар.
Тавыш бирү нә-тиҗәләре буенча хал-ыкның 98 проценты Радий Хәбиров өчен тавыш бирде, ә авыл Советы депутатлары итеп В.Р.Закиров һәм Б.А.Ялалов сайланды.
Читайте нас: