+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 сентябрь 2019, 11:51

Балалар сәнгать мәктәбендә Бесланны искә алдык

Кешене тормышында никадәр күп матурлык, чиксез яраткан нәрсәләр уратып ала! Туган йорт тирәсендәге йомшак яшел үлән, әнинең ягымлы елмаюы, картәни пешергән пирожкиларның тәме – болар барысы да безгә бик кирәк һәм кадерле! Әмма тормыш, кызганычка каршы, боларның барысы бик җиңел җимерелергә мөмкин булуын еш искә төшерә.

...Шартлау!. Төтен көлтәсе һәм көек исе. Күз ачып йомганчы күпкатлы йортлар җимерелә. Ыңгырашулар һәм ярдәм сорап кычкырулар. «Ашыгыч ярдәм» сиреналары һәм янгын сүндерү машиналары тавышы. Бу заманча боевик кадрлары түгел, бу - яңалыклар программасы, бу рәхимсез чынбарлык. Бу -террорчылык. Грозный, Нью-Йорк, Париж, Багдад – фаҗига урыннары исемлеген чиксез дәвам итәргә мөмкин. Әмма Төньяк Осетиянең Беслан шәһәре бу куркыныч исемлектә аерым урын алып тора.
Русиянең барлык укучылары һәм укытучылары шушы коточкыч җинаять турында ел саен линейкаларда, сыйныф сәгатьләрендә, матәм чараларында искә алалар.
Безнең Балалар сәнгать мәктәбе 3 сентябрь көнне Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чара үткәрде. Педагоглар тетрәндергеч кадрлар белән презентацияләр, һәлак булучыларның саны, теракт корбаннары турында йөрәккә кадәр үтеп кергән җырлар әзерләделәр. Балалар да читтә калмады - алар бик яхшы концерт номерлары әзерләделәр. Чара бер авыр сулышта узды, ә күзләре тулы яшь иде.
Регина Ворсина,
Балалар сәнгать мәктәбе директоры.
Читайте нас: