+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 сентябрь 2019, 18:15

Иске Корыч

Иске Корыч авылында - ике сайлау участогы, исемлектә 1000нән артык сайлаучы бар. Авыл мәдәният йортында урнашкан участокта беренче булып район хакимиятенең яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Ф.Ф. Гайсин тавыш бирде. Аның кулы җиңел булды: участокта көн дәвамында 95 проценттан артык сайлаучы тавыш бирде. Искекорычлылар сайлауга күтәренке кәеф белән килделәр, бер-берсен бәйрәм белән котладылар. Музыка яңгырады, сәүдә оештырылуы да халыкның күтәренке кәефтә булуына йогынты ясады.

БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Камил Тимерханович Басыйров барлык сайлауларда да актив катнаша. Бу юлы да ул республикада авыл хуҗалыгы үсеше өчен тавыш бирде.

Авыр атлетика буенча спорт мастеры, җиде тапкыр Русия чемпионы, күп тапкырлар БР чемпионы, пауэрлифтинг буенча Русия рекордсмены, ятып штанга күтәрү буенча дөнья рекордсмены Виктор Петрович Балашов сайлау участогына Русиянең спорт киләчәге өчен тавыш бирергә килде. 72 яшендә ул үз өендә яшь егетләр белән дәресләр үткәрә. Спорт инвентаре алуда ярдәмгә өметләнә.

Өч баланың әти-әнисе Гүзәл һәм Илмир Шәйхетдиновлар узган ел дәүләт программасы ярдәмендә йорт салды. Алар сайлауларның җитди эш икәнлеген яхшы белә. Шуңа күрә иртәдән беренче тавыш бирүчеләр исәбендә сайлауда катнаштылар.


Иске Корычта беренче тапкыр тавыш бирүче яшьләр аз түгел. Алар - Илнур Хөснуллин, Рөстәм Ибраһимов, Артур Хөрмәтов, Миләүшә Мифтахова, Эльвина Шафыйкова, Энҗе Галләмова һәм башкалар. Алар барысы да комиссия рәисе кулыннан истәлекле бүләкләр алдылар.


Мөнәвис Гыйлемҗановка - 86 яшь. Ул үзе генә участокка килеп һәм җирдә тынычлык теләп, бюллетеньнәрен урнага салды. Ә сәламәтлекләре буенча участокка килә алмаганнар өйдә тавыш бирделәр.

Шәфкать туташлары Фәйрүзә Нуретдинова һәм Гөлназ Хөсәенова участокларда дежур тордылар. Алар теләге булган һәркемнең кан басымын үлчәделәр һәм сәламәтлекне саклау буенча киңәшләрен бирделәр. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килергә әзер булган медикларның мөлаем мөнәсәбәте кешеләрнең кәефен тагын да күтәрде.

Комиссияләрнең оешкан эше бик яхшы нәтиҗә бирде – сайлаулар бик актив һәм эшлекле тыныч шартларда узды.



Читайте нас: