+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 сентябрь 2019, 17:44

Чираттагы проектлар каралды

Узган пәнҗешәмбедә район хакимиятендә ШЭ Шәрипов Флүс Хөснетдинович (Яңа Катай авыл биләмәсе) һәм Бакалы авылында яшәүче ШЭ Сөләйманов Роберт Рафаилович тәкъдим иткән ике яңа проект каралды.

Киңәшмәне район хакимияте башлыгы А.Г. Андреев алып барды. Эшкуарлык сәгатендә катнашучылар эшкуарларның планнары белән таныштылар. Мәсәлән, Ф.Х.Шәрипов авыл хуҗалыгы, төгәлрәге умартачылык белән шөгыльләнергә уйлый. Үз бизнесын үстерү өчен ул хакимияттән Яңа Катай авылы биләмәсе территориясендә 1,8 гектар мәйданлы җир участогы бирү һәм рәсмиләштерүдә, шулай ук КФХны үстерүгә субсидия алуда ярдәм сорый.
Икенче эшкуар - Р.Р.Сөләйманов - инде берничә ел халыкка һәм оешмаларга профяпма ясау һәм сату белән шөгыльләнә. Аның планнарында – эшкуарлык эшчәнлеге зонасын киңәйтү, атап әйткәндә - карп һәм мәрсин (осетр) балыгы үрчетү белән шөгыльләнү, балык тоту, су коену һәм балалар өчен ял зоналары белән ясалма буа төзү, өч эш урыны булдыру.
Р.Р.Сөләйманов Килей авыл биләмәсе территориясендә 6 га җир участогы алуда ярдәм сорый. Проектны ШЭ Сөләйманов исеменнән Руслан Чернов тәкъдим итте. Ул бизнес-план белән таныштырды һәм проект тасвирланган видеоматериал күрсәтте.
Ике проект та район хакимияте тарафыннан хупланды. Ярдәм итү турында карар кабул ителде. Яшь фермер Ф.Х.Шәриповка умартачылыкны үстерү буенча гамәлдәге дәүләт программалары буенча консультацияләр бирделәр. Эшкуарларга дәүләт ярдәме күрсәтү мөмкинлеген карадылар.
Читайте нас: