+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 сентябрь 2019, 18:22

Финиш сызыгында

Гәзитнең күчмә редакциясе узган атнада “Үмер” җәмгыятендә булды.

Хуҗалык игенчеләре уракның беренче көннәреннән алып югары темпта эшлиләр, әлеге вакытта алар финиш сызыгына чыктылар. 70 гектарлы сабан бодае басуында комбайнчылар Дмитрий Леонидович Григорьев һәм Николай Степанович Григорьев эшли иделәр. Леонид Михайлович Марков һәм Флүр Мәхмүтович Гыйльметдинов - аларның ярдәмчеләре. ЗИЛ-130 машинасында Игорь Марков комбайннар астыннан ындыр табагына икмәк ташый.
Читайте нас: