+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 сентябрь 2019, 18:25

Хезмәт канәгатьлек һәм иминлек китерә

Ахман авыл Советы авыл биләмәсенең Иске Балыклы авылыннан Юрий һәм Эльвира Колесовлар авылда лаеклы яшәргә мөмкин, дип исәплиләр.

Иң мөһиме - эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә. Хезмәт сөючән ир белән хатынның шәхси ярдәмче хуҗалыгы шактый зур: берничә баш мөгезле эре терлек, кәҗәләр, бройлер чебиләр, үрдәкләр. Шуңа күрә эш җитәрлек. Ял һәм бәйрәмнәрсез, иртә таңнан кичкә кадәр.
Гаиләдә өч ул: Ильяс, Игорь һәм Илфар. Алар кечкенәдән кыр эшләренә, авыл көнкүрешенә күнегеп үсәләр, әти-әниләренә ярдәмләшәләр. Ильяс Мәскәүдә эшли, Игорь 6нчы сыйныфта укый, янгын сүндерүче булырга тели, Илфарга нибары өч яшь.
Авыл халкының: кайда туган, шунда яраган дигән хакыйкате бар. Гаилә башлыгы Юрий Александрович Сүс заводы авылында туган, Бакалыдагы һөнәри лицейда шофер-тракторчы һөнәре алган. Воркута шәһәрендә хезмәт куйган, хәзерге вакытта «Очкын» җәмгыятендә терлекче булып эшли. Юрий Александрович сүзләренә караганда, директор А.А. Шәрәфетдинов авыл халкына төрле яклап ярдәм итә, хезмәт хакын вакытында түли, хуҗалыкның натураль продукциясе белән дә тәэмин итә.
Эльвира Римовна Иске Балыклы авылында туган, Яр Чаллы шәһәрендә кооператив техникум тәмамлаган. Язмыш кушуы белән туган авылына кайта.
- Авыл хуҗалыгы сезне нәрсә белән җәлеп итә? – дип хуҗабикәдән кызыксынабыз.
- Барыннан да элек, авылда без мал-туар асрыйбыз, балачактан Җир-ананы чиксез яратабыз. Алардан башка авылда яшәү һәм эшләү мөмкин түгел. «Партнер» җәмгыятенә сөт тапшырып, «тере» акчалы булабыз, печән, салам сатып алабыз. Итне халыкка, базарда сатабыз. Барлык азык-төлек тә үзебезнеке, бу сәламәтлек өчен бик мөһим.
Моннан тыш, Колесовлар бәрәңге, кәбестә үстерәләр. Яшелчәләрне базарда сатарга җыеналар, быел уңыш яхшы. Үз теплицалары бар, анда кыяр, помидор, үсентеләр үстерәләр.
Шәхси ярдәмче хуҗалык гаилә керемен тулыландыруның мөһим чыганагы булып тора, шуңа күрә киләчәк турында сөйләгәндә, ир белән хатын хуҗалыкны киңәйтү, яңа йорт турында уйлый, алар авыл халкына ярдәм итү программасында катнашучылар булып торалар.
Авыл гаиләсе өчен гади һәм табигый кыйммәтләр - саф һава, чиста эчәр су, сәламәт азык, тирә-юньдәге табигать, тынлык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч - бик мөһим. Колесовларның барысы да һәрвакыт яхшы булсын, мул уңыш һәм һава шартлары моңа ярдәм итсен, ә җиңел булмаган хезмәт рәхәтлек һәм иминлек китерсен.
Гөлназ ГАЛИЕВА, җәмәгать хәбәрчесе.
Читайте нас: