+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 сентябрь 2019, 18:23

Мәхәббәт һәм тугрылык өчен

Районда күркәм традиция бар - ел саен гаиләне һәм гаилә учагын саклап калуны иң мөһим тормыш кыйммәтләренең берсе итеп санаган иң нык һәм тату гаиләләрне хөрмәтләү, аларга җәмәгать бүләге – «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшыру.

Быел бу күркәм бүләккә Бакалы авылыннан хөрмәтле гаилә пары - Радик Кәрамович һәм Вәсилә Мөбарәковна Хисамиевлар лаек булды.
Бу тату һәм бердәм гаиләне белмәгән бакалылы юктыр. Алар тормыш юлыннан 38 ел бергә атлыйлар, шатлык-кайгыларын бергә бүлешәләр, балалар, оныклар үстерәләр. Бергә узган шушы елларда алар никах белән генә түгел, ә уртак максатлар, мәнфәгатьләр белән дә бәйле. Икесе дә укытучылар, өстәвенә, һөнәрләренә тугры оста педагоглар. Хезмәт сөючән, укымышлы, зыялы кешеләр гомерләрен туган районга багышлаган зур хезмәт ияләре.
Читайте нас: