+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 сентябрь 2019, 18:21

Сәламәтлек өчен хәвефле, закон тарафыннан эзәрлекләнә

Күпләргә учак исе ошый, әмма янган чүп-чар исеннән ләззәт алуы белән берәү дә мактана алмый. Өстәвенә, кешенең тормыш эшчәнлеге калдыкларын яндыру әйләнә-тирә мохиткә яхшы йогынты ясамый. Янган вакытта һавага токсиннар, терекөмеш һәм кургаш кушылмасы, буягычлар һәм башка матдәләр тарала, алар кеше организмына куркыныч тудыра.

Халык үлән яндыру нинди хәвеф белән янавын белми, бу - әлеге күренешнең бүгенге көндә дә саклануын, өстәвенә, шулкадәр күмәк булуының сәбәбе. Ә бит бер тонна үсемлек калдыклары янганда һавага тузан, азот окисе, зарарлы газ, авыр металлар һәм кайбер канцероген кушылмалар кергән 9 килограммга якын төтен микрокисәкчәсе тарала. Әйтик, кислород кермичә янган яфрактан һәм үләннән онкология авырулары китереп чыгарырга сәләтле бензопирен бүленеп чыга. Моннан тыш, төтен белән диоксиннар бүленә, бу исә ютәл барлыкка китерә.
Компост ясау яфрак яндыруның хәвефсез альтернативасы булып тора. Бу - туфракны баету өчен микроорганизмнар йогынтысында таркала торган органик матдәләрне черетү нәтиҗәсендә алына торган идеаль средство.
Чүп яндыру
турында законнар
«Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» Федераль законга ярашлы, һәр гражданинның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукы бар. Шуңа күрә барыбыз да табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне сакларга, табигатькә һәм табигый байлыкларга сакчыл карарга, законнарның башка таләпләрен үтәргә тиеш. Җитештерү һәм куллану калдыкларын, радиоактив калдыкларны җыю, туплау, утильләштерү, зарарсызландыру, ташу, саклау һәм күмү шартлары һәм ысуллары әйләнә-тирә мохит өчен хәвефсез булырга һәм РФ законнары белән җайга салынырга тиеш.
Чүп яндырган өчен
җаваплылык
«Атмосфера һавасын саклау турында» Федераль законга ярашлы, оешма һәм торак пункт территорияләрендә җитештерү һәм куллану калдыкларын, шул исәптән атмосфера һавасын пычратучы начар исле матдәләрне саклау, күмү һәм зарарсызландыру, шулай ук мондый калдыкларны әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә башкарма властьның федераль органы раслаган кагыйдәләрдә каралган махсус җайланмалардан башка яндыру тыела.
Шулай итеп, чүп-чарны яндыру - дөрес түгел һәм законсыз. Моннан тыш, чүп-чарны яндырган өчен РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 8.2нче статьясында җаваплылык та каралган.
Җитештерү һәм куллану калдыклары, озон катламын җимерүче һәм башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү гражданнарга - 1 меңнән 2 мең сумга кадәр; вазыйфалы шәхесләргә - 10нан 30 мең сумга кадәр; юридик берәмлек оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы шәхесләргә - 30дан 50 мең сумга кадәр административ штраф салынуга яки эшчәнлегенең 90 тәүлеккә кадәр административ туктатылып торуына; юридик шәхесләргә - 100дән 250 мең сумга кадәр яисә эшчәнлегенең 90 тәүлеккә кадәр туктатылып торуына китерә.
Әмма расланган фактлар булмаганлыктан, хокук бозучыларны һәрвакыт та җәзага тарттыру мөмкин түгел, шуңа күрә мондый закон бозу шаһиты булсагыз, чүп яндыру процессын фоторәсемгә төшерергә яки видео ясарга һәм материалларны Экология министрлыгының Туймазы территориаль идарәсе белгеченә, дәүләт инспекторына тапшырырга киңәш итәбез.
Фәйрүзә Гыйльметдинова,
БР Экология министрлыгының Туймазы территориаль идарәсе дәүләт инспекторы.
Читайте нас: