+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 сентябрь 2019, 11:10

Көз - грипптан вакцинация чоры

Елның салкын вакытында грипп белән авыручылар саны арта башлый. Бер яктан, моңа грипп вирусының түбән температураларга чыдам булуы ярдәм итә. Икенче яктан, артык суыну кеше организмының саклану үзлекләрен киметә. Инфекциянең чыганагы - авыру кеше. Грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) китереп чыгаручы вирус кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән тапшырыла һәм шактый йогышлы.

ОРВИ - грипп этиологиясендә булмаган кискен респиратор вируслы инфекция белән авыру еш кына талчыгу һәм томау, коры ютәлдән башлана.
Грипп вакытында кешенең хәле кискен начарая, тән температурасы күтәрелә (аерым очракларда 40,5 градуска кадәр), баш авырта, мускуллар һәм буыннар сызлый, яктылыкка сизгерлек күзәтелә. Иң актив фаза авыруның 3-5нче көненә туры килә, 8-10 көннән соң кеше савыга. Грипп вакытында кан тамырлары зарарлана, шуңа күрә теш казналары һәм борынның лайлалы тышчасы канарга мөмкин. Гриппны кичергәннән соң, организм төрле инфекцияләргә бирешүчән була, бу авыр өзлегүләргә китерә.
ОРВИ һәм гриппны бигрәк тә кечкенә балалар, өлкәннәр, хроник патологияләре һәм иммун системасы авырулары булган кешеләр авыр кичерә.
Профилактика чаралары
Гриппка каршы махсус профилактика булып вакцинация тора. Шуны истә тотыгыз, грипп вирусы үзгәреп, ел саен яңа штаммнар барлыкка килә, бу эпидемияләр килеп чыгуга сәбәп була. Вакцина хәвефсез. Аны табиб консультациясеннән соң һәм эпидемиологик күрсәткечләр буенча йөкле һәм бала имезгән хатын-кызларга карата да кулланырга мөмкин.
Алина Мусина,
район үзәк дәваханәсенең табибә-эпидемиологы.
Читайте нас: