+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 сентябрь 2019, 17:38

Троица фестивале

27 сентябрьдә районда фольклор коллективларның IV Төбәкара Троица фестивале уздырыла.

Программада: ял паркында агач утырту, Яңа Илек авылында атлы спорт ярышлары. 11 сәгатьтә башлана.
14 сәгатьтә Бакалы Мәдәният сараенда фольклор коллективлар, халык җырларын башкаручылар чыгышы.
Фестивальдә безнең районның фольклор коллективлары, шулай ук Октябрьский, Дөртөйле, Шаран, Илеш, Борай, Чакмагыш районнарыннан, Татарстан Республикасының Мамадыш районыннан килгән кунаклар катнашачак.
Районның милли этноихаталары күргәзмәләре оештырылачак. Барыгызны да фестивальдә көтеп калабыз!
Оештыру комитеты.
Читайте нас: