+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 сентябрь 2019, 16:06

Иске Корыч мәктәбендә – БДПУ көне

Мәгариф һәм фән өлкәсендәге бүгенге үсеш этабында берлектә хәл итүне таләп итүче сораулар күп. Күп кенә проблемаларны Гомуми һәм югары белем бирү вәкилләренең үзара хезмәттәшлегеннән башка җиңеп чыгу мөмкин түгел. Мондый үзара эшчәнлек берничә юнәлештә булырга тиеш: мәгърифәтчелек эшчәнлеге, һөнәри юнәлеш бирү эше, вузларның мәктәпләргә методик ярдәм күрсәтүе.

М.Акмулла исемендәге БДПУ-ның һөнәри белем һәм мәгълүмати технологияләр институты (ИПОиИТ) укытучылары да нәкъ шундый максат белән Иске Корыч мәктәбендә БДПУ көне үткәрделәр. Бу очрашу актуаль һәм кирәк. Район Татарстан Республикасы белән чиктәш, һәм бу Бакалы районы мәктәпләрен тәмамлаучыларның күбесе укуларын дәвам итү өчен Татарстанның югары уку йортларын сайлавына булышлык итә.
Очрашуны мәктәп директоры В.Р.Семенов ачты. Килүебезнең максатын, биш көнлек эш атнасына күчү сәбәпле, белем бирү оешмалары алдында нинди бурычлар торуын һәм М.Акмулла исемендәге БДПУ преподавательләренең шимбә көннәрендә занятиеләр оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә район мәктәпләренә ничек ярдәм итә алуларын аңлаттык.
Көн кысаларында информатика укытучылары өчен мастер-класслар һәм югары сыйныф укучылары өчен программалаштыру һәм 3Д-проектлау буенча презентацияләр үткәрделәр, автоматизациядә ясалма интеллект турында сөйләделәр. Укучылар алдында физика-математика фәннәре кандидаты доцент А.Р.Исхаков, ПППО кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты доцент В.Ф.Бәхтиярова, педагогика фәннәре докторы профессор И.В.Сергиенко, дистанцион укыту бүлеге начальнигы Р.Ф.Габбәсов чыгыш ясады.
Валерий ИВАНОВ,
М.Акмулла исемендәге БДПУның һөнәри белем һәм мәгълүмати технологияләр
институты директоры,
педагогика фәннәре
кандидаты, доцент.
Читайте нас: