+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 сентябрь 2019, 14:48

Конкурс җиңүчеләрне билгеләде

Башкорт аграр-технологик колледжының Бакалы филиалы базасында «Башкортстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык республика конкурсының зональ этабы үтте.

Конкурста слесарь-сантехник, котельный җиһазлары операторы, электромонтер, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, урам себерүче, тракторчы-механик һөнәрләре буенча Октябрьский, Туймазы, Белорет, Дәүләкән шәһәрләреннән һәм Бакалыдан биш команда катнашты.
Беренче этап теоретик өлеш – тестны, икенче этап катнашучыларның практик күнекмәләрен билгеләүне үз эченә алды. Комиссия әгъзалары эш технологиясен һәм сыйфатын, һөнәри алымнарның дөреслеген, биремне үтәү вакытын, норматив документларны белү һәм хезмәт хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүне бәяләделәр. Барлык катнашучыларга да бертигез эш урыннары бирелде.
Шунысы куанычлы, бакалылар барлык төр ярышларда катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Мәрьям ТИМЕРГАЛИЕВА.
Читайте нас: