Бакалы районы проектка кушылды һәм «табигый территорияләрне» чүп-чардан тазартты. Шимбә өмәсендә мәктәп укучылары, волонтерлар, оешма һәм учреждениеләр коллективлары да актив катнашты. Территорияләрне чүп-чардан чистарту һәм чисталыкны тотрыклы саклау өчен җәмгыятьне бер командага берләштерүче гражданлык проекты тормышка ашырылды.
Кадерле бакалылар, әйдәгез, урамнарның, паркларның, җәмәгать территорияләренең чисталыгын саклыйк.
Сезне «дөрес» ял итәргә өндибез!