Бүгенге көнегез гүзәл, киләчәгегез тагын да гүзәлрәк, йөзегез кояштай нурлы, бәхет касәгез тулы, тормышыгыз матур җырларга тиң булсын.
Озатабыз сезне олы юлга, олы юлга – тормыш юлына.
Кулны-кулга, уйны-уйга бәйләп, йөрәк белән бергә булырга.
Гаилә кору – зур юлларның башы, юлларыгыз һәрчак ак булсын.
Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын, чәчкәләре мәңге саф булсын.
Юлларыгыз һәрчак бергә булсын, уйларыгыз булсын гел бергә.
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез шау чәчкәдә булсын гомергә!
Савельевлар һәм Ахуновлар.