+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
29 сентябрь 2019, 21:45

КАЙМАК ПИРОГЫ

КАЙМАК ПИРОГЫН кем генә яратмый икән.

Камыр өчен кирәк:

* 1 стакан җылы сөт ,

* 3 йомырка,

* 1чәй калагы тоз чүмәкәй итеп,

* 4 аш кашыгы шикәр комы

* 130 г акмай

* 2аш кашыгы усемлек мае,

* чүпрәне "люкс" 15 гр.

* он


Үсемлек маеннан башкасын салып камыр басырга. Сыек майны басып бетергәндә генә салырга. 1 сәгатләп җылыда кабартырга. Камыр әзер. Бик юка гына җәймә җәергә, табага салырга. Кырыйларын уклау белән тәгәрәтеп артык камырны кистереп алырга. Эчлекне салып 180 градуслы мичтә 40 минут чамасы пешерергә.

Эчлек өчен 1 зур пакет кибет каймагына 5-6 аш кашыгы шикәр комы, 1 пачка ванилин, 3-4 йомырка салып болгатырга.



Читайте нас: