+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
30 сентябрь 2019, 13:34

Тыйнаклар, ачык күңеллеләр, хезмәт сөючәннәр

Яңа Урсай авылы - район үзәгеннән ерак урнашкан торак пунктларның берсе. Шуңа карамастан, авыл зур, йортлар яхшы, матур. Мәктәп эшли, балалар бакчасы, ФАП, ә иң мөһиме – көчле хуҗалык бар. Авылда хезмәт сөючән, позитив, талантлы кешеләр яши. Яңаурсайлылар хезмәттә дә, ял иткәндә дә күпләргә үрнәк. Ирек Фәритович һәм Раушания Фәнисовна Шафыйковлар - өлгеле гаиләләрнең берсе.

Гаилә башлыгы мәктәптән соң Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумын «зоотехник» белгечлеге буенча тәмамлаган һәм 1989 елдан бирле туган авылында хезмәт куя. Күп еллар шофер булып эшләгән. Хәзерге вакытта товарлыклы-сөтчелек фермасына мөдирлек итә. Эш тынгысыз, бик җаваплы, сәгатьле түгел.
Раушания Фәнисовна, 1990 елда Туймазы медицина училищесын тәмамлап, 29 ел акушер булып эшли – хатын-кызлар сәламәтлеге сагында тора. Кичә генә өйләнешкәннәр кебек – инде әби-бабай булганнар. Уллары өйләнгән. Олы кызлары нефть институтын тәмамлаган, Туймазы шәһәрендә яши һәм эшли. Иң кечкенәсе Чулпан 9нчы сыйныфтан соң юридик колледжга укырга кергән. Балалары әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнгән - тырыш, хезмәт сөючән, ачык күңеллеләр.
Шафыйковлар зур хуҗалык белән яши, ныклы, зур, матур өйләре ерактан ук күренеп тора. Ирек Фәритович барысын да үз куллары белән ясый. Уллары Илдар әтисенә ярдәмче. Йорт чәчәкләргә күмелгән. Бакчада да уңыш муллыгы күренеп тора, биредә җирне яраталар, аның кадерен беләләр. Бөтен җирдә чисталык һәм тәртип, һәркайда ныклы кул сизелә. Сыер, бозаулар, кош-корт асрыйлар. Ир белән хатын өчен бу яшәү нормасы. «Авылда бар да шулай яши», - диләр алар. Тыйнак, тырыш, җаваплы һәм активлар – бу сыйфатлар аларны авылда хөрмәтле һәм абруйлы итәләр.
Мәрьям ТИМЕРГАЛИЕВА.
Читайте нас: