+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 октябрь 2019, 13:34

Күпләргә үрнәк

Виктор Петрович Балашов 1947 елда Украинада Житомир өлкәсенең Новоград-Волынский районында туган. Сугыштан соңгы авыр еллар малайның сәламәтлегендә чагыла, йончу, сырхау бала була. Спорт белән шөгыльләнергә карар итә. Көн саен тренировкалар һәм үҗәтлек үз эшен эшли: ул көчле, нык һәм чыдамга әйләнә. Һәм шул чордан спорт аның өчен яшәү мәгънәсенә әйләнә.

Киев авиация техникумын тәмамлый. Технолог булып эшли. Спортны ярата. Укуны, ә соңыннан инде эшне дә спорт белән яраштыра.


1977 елда язмышын - Рәйсә Нурлыгаяновнаны очрата һәм бер карауда гашыйк була. Яшьләр 1979 елда өйләнешәләр, һәм яшь гаилә хатынның туган авылы Иске Корычка күчеп кайта. Бакалы совхозына производство гимнастикасы буенча инструктор булып урнаша. Нәкъ шушы вакытта мәктәп янында стадион төзелеше башлана. Виктор Петрович эшкә зур энтузиазм белән тотына. Үзе проект төзи, заказ бирә һәм Мәскәүдән кирәкле җиһаз алып кайта. Иске Корыч авылында яхшы стадион төзелә, өлкәннәр һәм балалар анда бүген дә зур теләк белән шөгыльләнәләр. Авыр атлетика белән шөгыльләнүен дәвам итә, төрле ярышларда катнаша. Зур уңышларга ирешә: авыр атлетика буенча спорт мастеры, җиде тапкыр Русия чемпионы, күптапкырлар БР чемпионы, пауэрлифтинг буенча Русия рекордсмены, ятып күтәрү буенча дөнья рекордсмены була.

Тормыш иптәше белән бүгенге көндә дә Иске Корыч авылында яшиләр. Ул яхшы гаилә башлыгы. Аны аерып торган сыйфат - игелеклелек. Тормыш иптәше белән ике бала:уллары Алексей һәм кызлары Иринаны тәрбияләп үстерделәр. Оныклары Никита, Злата һәм Денис шатлык китерә һәм яшәү өчен стимул бирә.


Энергияле, аралашучан, игелек кылырга омтылган кеше, бирегә бик теләп йөрүче балалар шөгыльләнсен өчен, ихатасындагы хуҗалык корылмасын зур булмаган спорт залы итеп җиһазлады. Билгеләп үтәргә кирәк, снарядлар күбесенчә үз куллары белән ясалган. Аның тәрбияләнүчеләренең яше төрле - иң кечкенәсенә — 10, өлкәненә - 50. Бүгенге көндә алар, беренче чиратта, бинаны киңәйтергә, спорт җиһазлары сатып алырга телиләр. Фикердәшләр һәм иганәчеләр эзлиләр. Виктор Петрович үз тәҗрибәсен яшь буынга тапшырырга тели. Алар белән үзе дә шөгыльләнә, 72 яшендә дә, яшьләрне көнләштереп, авыр снарядларны күтәрә. Ул, элеккечә, укучыларының уңышына шатлана һәм барысының спорт белән шөгыльләнүен тели.


Гүзәлия Диникеева,

авыл биләмәсе белгече.

Читайте нас: