+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 октябрь 2019, 13:37

Сез бәхетле, бик бәхетле – алтын туйга җиттегез

Мәхәббәт - кеше хисләренең иң серлесе, кинәт кенә икенче кешегә бик нык тартыла, нәкъ менә шул кешене гел генә күрәсең килә башлый. Никадәр кеше арасыннан бары тик берәү сине магнит кебек үзенә тартып тора һәм, бөтене белән сине урап алып, хис дөньясына дәшә. Бу ләззәтле, сихри тойгыны кем генә кичермәгән икән!?

Менә шундый хисләрне моннан 50 ел элек Фәһим абый һәм Рәйфә апа да кичереп, гаилә корып җибәргәннәр. Килкабыз авылының булдыклы егете Фәһим ямьле тәбигатьле Яңа Көч авылында туып-үскән уңган, чибәр кыз Рәйфәгә бер күрүдә гашыйк була. Бер-беренә карата бу хисне алар гомер буе саклыйлар.
Армия хезмәтен үтәп кайткан Фәһим Гыймазов хезмәт юлын ерак Үзбәкстан ягында башлап җибәргән. “Анда бер ел эшләгәч, туган авылыма кайтып, Яңа Көч фермасыннан Иске Корычка ат белән сөт ташыдым”, - дип искә ала яшьлеген Фәһим абый. Уфада газ һәм электр белән эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштереп кайтканнан соң, 30 елга якын туган авылында һөнәре буенча эшли ул.
18 яше генә тулган Рәйфә уңган нәселгә килен булып төшә. Күп балалы, җитеш гаиләдә эшләп үскән уңган-булган, җитез кызны бу гаилә бик тиз үз итә. Ул да, үз чиратында, яхшы хуҗабикә булырга омтыла. Әнисенең мираска тиң киңәшен истән чыгармый: кәефең ниндигә карама, өең җыелган, ашың пешкән булсын! Хатын-кыз өлгер булырга тиеш.
Әйе, бу сүзләр нәкъ аңа карата әйтелгән кебек. Биш баланың: ике ул һәм өч кызның яраткан, хәстәрлекле әниләре дә булган Рәйфә апа 30 ел сыер савучы булып эшләгән. Ир һәм хатын балаларын да үзләре кебек хезмәт сөючән һәм җаваплы итеп тәрбияләгәннәр. Балаларына яхшы тәрбия һәм белем биреп, зур тормышка аяк бастырганнар. Алар да үз тормышларын корып, балалар үстереп яшиләр.
- Аллага шөкер, оныклар гына түгел, оныкчыклар да күрергә насыйп булды, - диләр алар шатланып. - Дөньялар тыныч, имин, балаларыбыз сау-сәламәт булсын иде, - дип телиләр.
Гүзәл Зәйдуллина,
Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе белгече.
Читайте нас: