+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
4 октябрь 2019, 13:46

Юмарт йөрәкле картәниебез

Шушы көннәрдә яраткан картәниебез Мәсхүдә Әхмәтнәгыймовна Шәйдуллина күркәм юбилеен - 80 яшен билгеләп үтте. Олы яшьтә булуына карамастан, ул район гәзитеннән аерылмый. Шуңа күрә гаиләдә беренче эш итеп «Авыл таңнары»на язылалар. Быел да, сентябрь аенда язылу кампаниясе башлану турында игълан ителү белән, алар яраткан «районка»га абонемент рәсмиләштерделәр.

Картәниебез Яңа Катай авылыннан Әхмәтнәгыйм һәм Гыйльмиҗамал Әхмәтовлар гаиләсендә көтеп алынган сабый була. Үскәчрәк, ике энесе һәм сеңлесе турында хәстәрлекләр аның җилкәсенә төшә. Кечкенәдән эшкә өйрәтелгән Мәсхүдә хезмәт эшчәнлеген Катай авылының дуңгыз фермасында башлый. Яшь эшчәннең яхшы хезмәт күрсәткечләрен, тырышлыгын һәм осталыгын лаеклы бәялиләр - 26 яшендә аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләклиләр. Ул производствода ару-талу белми хезмәт куйган вакытны, шулай ук бергә эшләгән ахирәтләрен җылы сүзләр белән искә ала.
1966 елда ул Килкабыз авылына кияүгә чыга. Картәтиебез Фәнәвис белән бер ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Картәниебез бик иртә тол калган. Әмма бирешми, барлык балаларына яхшы тәрбия һәм белем бирә, аякка бастыра, кешегә чыгара.
Бүгенге көндә картәниебез улы Фирдәвис һәм килене Рәмзә гаиләсендә яши. Бер генә минут та эшсез тормый, хәрәкәттә - бәрәкәт, ди. Мал-туар, кош-корт асрыйлар, зур бакчаларыннан мул уңыш алалар. Картәни бик тәмле итеп ипи пешерә, кайнатма ясый, төшке аш әзерли. Безне, 11 оныгын һәм 6 турунын, төрле тәм-томнар белән сыйлый. Барысына җылы оекбашлар бәйли. Аның олы юмарт йөрәгендә һәркемгә урын бар.
Гәзит-журналлар укырга ярата, аларны алу - аның өчен зур шатлык. Укырга яратуы балаларына һәм оныкларына тапшырылган.
Картәниебезне яраткан «Авыл таңнары» гәзите аша юбилее һәм Өлкән яшьтәгеләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Аңа ныклы сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телибез. Кадерле һәм сөекле кешебез әле күп еллар буе безне тормыштагы катнашлыгы белән куандырсын, безнең уңышларыбызга сөенсен!
Илүсә Хәкимова, оныгы.
Читайте нас: