+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 октябрь 2019, 15:40

Белем алуга кызыксыну уяна

Бакалы районында туып-үскән, Башкортстан Республикасының атказанган нефтьчесе, профессор, техник фәннәр докторы Баһаветдинов Наил Җәүдәтович оештырган «Сәләтлеләр йолдызлыгы» исемле талантлы яшьләргә ярдәм фондының яхшы даны бар.

Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү - мәгариф өлкәсендә иң актуаль бурычларның берсе. Фонд сәләтле укучылар белән эшләүнең төрле формаларын куллана. Бу - укуда, спортта, сәнгатьтә уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән балаларга бер тапкыр бирелә торган премияләр дә, еллык стипендияләр дә, педагогларны бүләкләү дә. Фонд инициативасы белән оештырылган бәйрәмнәр вакытында балалар һәм укытучылар танылган спортчылар, артистлар, галимнәр, югары уку йортлары ректорлары белән очрашалар.
Танылган кешеләр белән очрашулар балаларда белем, яңа камилләшүләргә кызыксыну уята.
Иске Катай урта мәктәбе укучылары район, республика олимпиадаларында, конкурсларда, спорт ярышларында актив катнашалар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр. Укучыларыбыз күп тапкыр Фонд стипендиясенә һәм премиясенә лаек булдылар. Әйтик, Кучумова Рәмзия яхшы укуы өчен Фонд стипендиаты булды. Республика фән олимпиадаларында башкорт теле һәм әдәбияты буенча - Шаригина Алина (укытучысы Ситдыйкова Н.А.), Шәйхетдинова Зөлфия, Хөснетдинова Регина, Сәяпова Ирина (укытучылары Габдуллина Л.М.); татар теле һәм әдәбияты буенча - Иксанова Лилиана, Кучумова Резеда (укытучылары Садыйкова Р.М.); физкультура буенча Вәлиев Рөстәм (укытучысы Исламов У.В.) җиңүчеләр һәм призчылар булдылар. Спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар: Сайранов И., Садыйков Б. (тренерлары Галин Д.Д.), Гомәров А., Баянов Р. (тренерлары Исламов У. В.).
Мәктәп балаларның шундый яхшы уңышлары белән горурлана. Алар югары уку йортларында укуларын лаеклы дәвам итәләр.
Без, педагоглар һәм укучылар, «Талантлы яшьләрне хуплау фонды» һәм аның учредителе Баһаветдинов Наил Җәүдәтовичка ихлас рәхмәт белдерәбез. Фондка үсеш, барлык башлангычларында уңышлар телибез!
Руфина Садыйкова,
Иске Катай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы.
Читайте нас: