-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 октябрь 2019, 12:12

Хөрмәтле остаз һәм педагог

Укытучы! Шушы сүзгә күпме мәгънә салынган! Бу ярдәм дә, акыллы караш та, нәрсә дә булса килеп чыкмаганда хуплау да. Һәркемнең шундый онытылмас эз калдырган акыллы остазы бар. Безнең Бакалыдагы 2нче урта мәктәптә күңел омтылышына тугры, талантлы укытучылар күп эшләде һәм эшли

. Алар арасында - Левкин Владимир Петрович. Озак еллар географияне укытты, ә бүген ул лаеклы ялда. Без, мәктәп гәзитенең яшь хәбәрчеләре Арина Попова һәм Ульяна Булыгина, хөрмәтле педагогтан интервью алдык.
- Үзегез турында сөйләгез әле, нинди гаиләдә тудыгыз, әти-әниегез кем? Ничек укытучы булырга карар иттегез? Аны тормышка ашыру өчен нинди адымнар ясадыгыз?
- 8 сыйныфны туган Бөгәбаш авылында тәмамладым, ә урта белемне Бакалыдагы 1нче урта мәктәптә алдым. Шул ук 1971 елда әнием - биология укытучысы - сәламәтлеге буенча пенсиягә китте һәм мине үз урынына калдырды. Педагогика сукмагына шулай аяк басып, ботаника, биология һәм хезмәт дәресләреннән укыта башладым. Ә киләсе елның язында армиягә киттем.
Хезмәттән кайткач, институтка укырга керергә карар иттем. Һәркайда немец теле буенча имтихан тапшыру таләп ителә, әмма мәктәптә аны укытмаган иделәр. Аерым сүзләрне һәм фразаларны гына белә идем - чөнки Германиядә хезмәт иттем. Шуңа күрә чит телне белү таләп ителмәгән югары уку йорты эзли башладым. Һәм таптым - Ульяновск педагогия институтының география факультетына укырга кердем. Читтән торып белем алып, Бөгәбаш мәктәбендә, аннан соң Михайловка урта мәктәбендә географиядән укыттым.
1981 елда мине, дипломлы белгечне, Михайловка урта мәктәбе директоры итеп билгеләделәр, анда 1985 елга кадәр эшләдем. Анда да язмыш берничә елга мәктәптән аерды: мине Бакалы районы КПСС комитетының сәяси агарту кабинеты мөдире вазыйфасына тәкъдим иттеләр.
Бакалыдагы 2нче мәктәптән Башкортстан мәдәнияте һәм тарихын укытырга чакыруны бик теләп кабул иттем. Фәнгә сәгатьләр күп бирелсә дә, дәреслекләр дә, уку программасы да әле эшләнмәгән иде. Әдәбиятны үзем җыйдым, мәгълүмат тупладым. Ә аннары акрынлап географиягә күчтем. 2014 елда лаеклы ялга киттем.
- Мәктәптә эшләгән елларыгыз турында сөйләгез әле.
- Миңа балалар белән аралашу бик ошый иде. География барлык фән өлкәләрен үз эченә ала диярлек, нәкъ менә шуңа күрә ул кызыклы, һәрвакыт уйланыр һәм фикер алышыр нәрсәләр бар.
Аерым яраткан укучыларым булмады – мин барысын да яраттым, чөнки балалар яхшы, бик кызыклы иделәр, аларның һәрберсе белән без уртак тел таптык һәм дус булдык. 20 ел элек, 1999 елда, минем беренче чыгарылышым булды. Күптән түгел алар, тормышта уңышлы ир-атлар һәм хатын-кызлар, мине очрашу кичәсенә чакырдылар.
- Талантлы яшьләрне хуплау фонды грантын ничә тапкыр алдыгыз? Нинди казанышлар өчен?
- «Сәләтлеләр йолдызлыгы»нда мине укучым Алеша Альтеев белән бергә бүләкләделәр. Ул фәнни-гамәли конференциядә призлы урын алды. Андрей Масленников география буенча республика олимпиадасы призчысы булды. Аның белән дә бүләк алдык. Педагогик хезмәт ветераннары исеменнән сәләтле балаларга ярдәм күрсәтүләре, педагогик эшчәнлекнең әһәмиятен һәм мөһимлеген танулары, нәтиҗәләр өчен халык алдында хуплау, район педагогларына күрсәткән игътибар һәм ярдәм өчен Фондны оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм.
- Сәләтле балалар белән ничек эшләдегез, олимпиадаларга, конкурсларга укучыларны ничек әзерләдегез?
- Сәләтле балалар белән эшләү - үзе бер канәгатьлек. Һәр бала уникаль, аның сәләтен күреп алырга һәм үстерергә генә кирәк. Укучы үзе тулы көченә эшли икән, нәтиҗәсе дә тиешенчә булачак.  Тик аларның олимпиадаларга башка фәннәр буенча да әзерләнүләре зур проблема булды, шуңа күрә барысына өлгерү өчен тырышлык таләп ителде. Андый балалар аз түгел иде.
 Мин укыткан вакытта мәктәпнең тулысынча компьютерлар һәм интерактив такталар белән тәэмин ителгән булмавы гына үкендерә. География шундый фән, һәрвакыт нәрсә дә булса күрсәтергә кирәк, чөнки күрсәтмә материалдан башка укучыларга барысы да һәрвакыт аңлашылып бетми.
- Яшь педагогларга һәм аларның тәрбияләнүчеләренә Сезнең теләкләрегез нинди?
- Яшь педагогларга үз-үзләрен кулда тотуларын һәм һәр укучы белән уртак тел табуларын телим, чөнки бу иң мөһиме. Сыйныфта эшлекле шартлар булдырмый торып, балалар сез биргән мәгълүматның барысын да кабул итә алмаячаклар.
Читайте нас: