+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 октябрь 2019, 11:11

Сәнгать мәктәбе үрләр яулый

Район мәдәниятен үстерүгә балалар сәнгать мәктәбе зур өлеш кертә. Биредә яшь һәм креатив директор Р.Р. Ворсина җитәкчелегендә талантлы педагоглар эшли.

Укучылар һәм иҗат коллективлары ел саен төрле дәрәҗәдәге балалар иҗаты конкурсларында призлы урыннар алып киләләр.
Коллективның уңышлары ел саен Фонд тарафыннан хуплана. Алар методикада һәм заман тарафыннан сыналган академик белем бирү системасында яңа идеяләр белән яшь буынның укуга кызыксынуын һәм аның нәтиҗәлелеген стимуллаштыра. 10 ел эчендә 90нан артык сәнгать мәктәбе укучысы диплом һәм грантка лаек булды. Бу тагын да яхшырак эшләргә, уңышларга ирешергә зур стимул! Баһаутдинов Наил Җәүдәтовичка дөньяны яхшырак итүче сәнгать кешеләренә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт! Лаеклы бүләкләр алган балалар һәм педагоглар саны елдан-ел күбрәк булыр дип ышанабыз!
Айсылу Даутова,
рәсем укытучысы,
дүрт тапкыр Фонд дипломанты.
Читайте нас: