+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 октябрь 2019, 14:37

Талант - зур хезмәт ул

Безнең районда «Талантлы яшьләрне хуплау фонды»н булдырган күркәм кешеләр бар. Өч ел дәвамында мин аның стипендиаты. Уңышларымны күреп алуларына бик шатмын. Бу казанышлар - белем юлыннан җитәкләп алып баручы укытучылар белән уртак хезмәтебез. Олимпиадаларда катнашып, фәнне тирәнрәк белдем, аң даирәсен киңәйттем, минеке кебек кызыксынулары булган кешеләр белән таныштым.

Олимпиадалар дөньясына мине башлангыч сыйныф укытучысы Марина Ивановна Попова алып килде, ул үзенең укучыларында белем алуга мәхәббәт тәрбияли. Беренче казанышым - рус теле буенча олимпиаданың муниципаль этабында призчы булуым. Хәзер минем рус теле һәм әдәбияты укытучым - Галина Васильевна Кузнецова. Ул дәресләрдә безне язучылар, әсәрләр белән таныштыра, фәнне яратырга өйрәтә.
Галина Васильевна белән без олимпиадаларга алтынчы ел әзерләнәбез, уңышларга бергәләп шатланабыз һәм, нәрсә дә булса килеп чыкмаса, өметне өзмибез. Талантлы педагог ярдәме белән 2019 елда рус теле буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының республика этабы призчысы булдым. Миңа шулай ук җәмгыять белеме, физика, әдәбият, технология кебек фәннәр ошый, алар буенча мин берничә тапкыр район олимпиадаларында җиңүче һәм призчы булдым. Укытучыларымның һәрчак хуплап торулары да рухландыра.
Мәктәптәге остазларыбыз безне төрле фәннәргә өйрәтеп кенә калмый, иң төп дәрес – изгелек, шәфкатьлелек дәресе дә бирәләр һәм Туган илгә мәхәббәт тәрбиялиләр. Укытучы көнендә без, укучылар, педагогларга гади булмаган һәм игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтәбез, ныклы сәламәтлек, тынычлык, игелек телибез, сезнең һәр дәресегез балаларга дөрес белем бүләк итсен, һәм алар яңа үрләргә ирешсеннәр.
Ольга Абдрахманова,
Бакалыдагы 2нче урта мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы.
Читайте нас: