+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
5 октябрь 2019, 13:34

Зур җаваплылык йөкли

Республика олимпиадалары призчыларына һәм катнашучыларына, төрле конкурсларда призлы урыннар яулаучыларга, спорт ярышларында җиңүчеләргә, шулай ук үз тәрбияләнүчеләрен белем үрләренә алып килгән педагогларга грантлар, стипендияләр, дипломнар тапшырып, Фонд мәктәп укучыларының талантын ачарга, үсеш алырга ышаныч тудыра, иҗат итү теләге уята.

Талантлы яшьләрне хуплау фонды ярдәме белән мин һәм тәрбияләнүчеләрем соңгы еллар дәвамында матди ярдәм алабыз. Бүләк алу, бигрәк тә республиканың беренче кешеләре, күренекле якташлар һәм артистлар арасында матур, тантаналы шартларда һәрвакыт күңелле. Бүләк үзе дә тәэсир калдыра һәм күп нәрсәгә мәҗбүр итә. Педагогларда төп бурычыбызны үтәү — яшь буынны укыту һәм тәрбияләү өчен тагын да яхшырак эшләү теләге туа.
Мин әлеге бүләкне һөнәри үсеш нәтиҗәсе дип санамыйм. Моны аның башы гына дип әйтергә була. Педагогик эшчәнлек чорында бер кагыйдәне мин ныклы үзләштердем - укытучы камилләшергә тиеш.
Бүгенге көндә белем икътисадның капиталы һәм төп ресурсына әйләнә. Мәгариф, мәктәп, укытучы республика һәм район җитәкчелегенең игътибар үзәгендә тора, бу укытучыларга тагын да зур җаваплылык йөкли. Безнең районда ел саен әлеге тантананы үткәрү - моның ачык мисалы.
Талантлы яшьләрне хуплау фондының үз эшчәнлеген уңышлы дәвам итүен, чәчкә атуын, барлык башлангычларда уңышларга ирешүен, яшь талантларны рухландырып, Бакалы күгендә яңа йолдызларны кабызуын телисе килә. Аңа нигез салган якташыбыз, Бакалы районының Мактаулы гражданины Наил Җәүдәтович Баһаветдиновка олы рәхмәтемне белдерәм.
Альбина Шафигуллина,
2нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы.
Читайте нас: