+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
8 октябрь 2019, 13:39

Эш башлаучы фермер

Хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү - агросәнәгать комплексының төп бурычларыннан берсе. Бу - халыкны эш белән тәэмин итү һәм җитештерү күләмнәрен арттыру гарантиясе. Эш башлаучы фермерлар һәм кече бизнес өчен «Агростартап» грантлары дәүләт булышлыгының яңа формасы булып тора. Алар хуҗалык оештырырга яки хуҗалык чикләрен киңәйтергә җыенучыларга беренче адымнарын ясарга ярдәмләшәләр. Районда берничә гаилә дәүләт ярдәме алды инде һәм яңа шартларда эшли, алга таба үсү һәм яңа техника сатып алуны планлаштыралар.

Ленар Мәхәсимович һәм аның тормыш иптәше Ләйсән Рәзифовна Насыйбуллиннар үзләренең шәхси хуҗалыкларында теплицада кыяр, помидор, кәбестә үстерәләр, иртә яздан алып көзгә кадәр бакалыларны яшелчә белән тәэмин итәләр. Берничә ел бәрәңге үстерәләр. Ә быел ир белән хатын авыл хуҗалыгы җирләрен арттырырга уйлый. КФХ рәсмиләштергәннәр. «Агростартап» республика программасында катнашканнар. 25 га мәйданда «Гала» сортлы бәрәңге үстергәннәр. Уңыш яхшы булган - гектардан 35-40 тонна алганнар.
- Эшчеләр белән проблема юк, күрше авыллардан киләләр, - ди Ленар Мәхәсимович, тормыш иптәше белән аны без бәрәңге басуында очраттык, алар анда уңыш җыю белән мәшгуль иделәр. - Продукция дә озак тоткарланмый, сатып алучылар башка районнардан һәм төбәкләрдән килә - аңа ихтыяҗ зур.
Яшь фермерның кыр эшләре өчен кирәкле техникасы һәм инвентаре: ГАЗ-53 автомобиле, МТЗ-82 тракторы, бәрәңге җыю комбайны, бәрәңге утырткыч, күмдергеч, сабак чапкыч, сиптергеч һәм башка җайланмалары бар.
Грантка яңа трактор, бәрәңгене сортларга аеру җайланмасы, тагылма инвентарь алырга, 50 гектарга кадәр бәрәңге мәйданын һәм үстерелүче яшелчә ассортиментын арттырырга телиләр.
Насыйбуллиннар республика һәм район җитәкчелегенә мәгълүмати һәм финанс ярдәм өчен рәхмәтле.
Мәрьям Тимергалиева.
Читайте нас: