+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 октябрь 2019, 18:28

Тантаналы чара

9 октябрьдә Балалар сәнгать мәктәбенең концерт залында Башкортстан Республикасы көненә һәм аның оешуына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.



Бәйрәмдә почетлы кунаклар: БР Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары А.В.Гагин, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты И.М.Усманов, шулай ук муниципаль район Советы депутатлары, авыл биләмәләре башлыклары, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, җәмәгатьчелек һәм өлкән буын вәкилләре - предприятиеләр җитәкчеләре һәм гади эшчәннәр катнашты.
Мәртәбәле кунаклар традиция буенча авыл халкын республиканың төп бәйрәме белән котладылар, бакалыларның аның үсешенә керткән өлешен билгеләп үттеләр, иминлек, тынычлык, Башкортстанның чәчәк атуы хакына игелекле традицияләрне ныгытуда уңышлар теләделәр.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев барлык катнашучыларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте, аннары бүләкләү тантанасын ачты.

«Башкортстан Республикасының 100 еллыгы» юбилей медальләре белән район һәм республика үсешенә зур өлеш керткән иң яхшылар бүләкләнде. Алар - хезмәт ветераннары, элек төрле хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләре, табиблар, гади хезмәткәрләр, башка белгечлек вәкилләре.

А.Г.Андреев шулай ук район хакимиятенең Мактау грамоталары һәм район торак пунктларын төзекләндерү буенча конкурста җиңүчеләргә бүләк сертификатлары, юбилярга озак еллар намуслы хезмәт өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Бәйрәм концерты чараның тантаналыгына һәм әһәмиятлегенә туры килде һәм бәйрәмдә катнашучыларны милли башкорт, рус, татар һәм керәшен иҗаты колоритына җәлеп итте. Район Мәдәният сарае һәм Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы үзешчән сәнгать коллективлары кунакларны җыр, бию, курайда музыкаль композицияләр башкару белән сөендерделәр.










Читайте нас: