0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 октябрь 2019, 00:26

Агач утырту - изге эш

Узган шимбәдә быел икенче тапкыр Башкортстанда агач утырту буенча зур күләмле «Яшел Башкортстан» акциясе узды. Аңа Бакалы районы да кушылды. Район үзәгендәге берничә мәйданчыкта һәм барлык 17 авыл биләмәсендә иртәдән эш кайнады.

Акциядә барлыгы мең ярымнан күбрәк кеше катнашты, уртак тырышлык белән 3 меңнән артык агач үсентесе утыртылды. Чара җылы шартларда узды, анда катнашучыларга аралашу шатлыгы бүләк итте, ә кояшлы һава торышы кәефне тагы да яхшыртты.
Күп кенә коллективларда шимбә өмәсе уңаеннан чәй табыны һәм истәлеккә фотога төшү оештырылды.
Үсентеләр үсеп китсен, кешеләргә уңай кәеф һәм ныклы сәламәтлек бүләк итсен! Ә бакалылар туган районның табигатен якларлар һәм табигый байлыкларын саклауларын дәвам итәрләр!




Читайте нас: