+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 октябрь 2019, 21:29

БРның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Ю.М.Мельников гражданнарны кабул итте

Районга Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфаларын башкаручы Ю.М. Мельников килде. Муниципаль район хакимиятендә Юрий Михайлович гражданнарны кабул итте.

Кабул итүгә язылучыларның һәркайсына тормыш өчен әһәмиятле булган, дулкынландыргыч сорауга җавап аласы килгән иде. Өстәвенә, компетентлы шәхестән. Ю.М. Мельников үтенечне тыңлау белән генә чикләнмәде, ә ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итеп, аңлату әңгәмәсе алып барды. Аерым очракларда проблемаларның кыска вакыт эчендә хәл ителерлек булуы, икенчеләрендә билгеле бер вакыт таләп ителүе ачыкланды.
Утырышта балалы гаиләләргә һәм аз керемле гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү, халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре каралды.
Аннан соң Ю.М. Мельников ведомство учреждениеләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре белән сөйләште, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә булды.
Читайте нас: