+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 октябрь 2019, 21:32

Көз - купшы мизгел

Бакалыдагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучылар өчен коррекцион мәктәп-интер-натта 1-6нчы сыйныфлар өчен «Көз – купшы мизгел» дигән конкурс үтте.

Анда бик күп экспонатлар һәм эшләнмәләр, гадәти булмаган формадагы яшелчәләр, чәчәкләрдән композицияләр күрсәтелде. Күргәзмә оештырылган спорт залы көзнең аллы-гөлле чәчәкләренә күмелде. Балаларның шатлыклы сөйләшүләре, яшелчә һәм җимешләрнең тәмле-әчкелтем исе, җиңел музыка көзге юмарт әкияти дөньяга алып киттеләр.
Чараны оештыручылар һәм алып баручылар З.Л.Каштанова һәм З.Х.Краюшкина конкурсның башлануы турында игълан иттеләр. Е.А.Вәлиуллина, Т.В.Дырнаева, 9нчы сыйныф укучысы Ирина Нурисламова составындагы компетентлы жюри сыйныф коллективларының һәм аерым укучыларның эшләрен бәяләвен барысы да дулкынлану белән тын да алмый көттеләр. Барысы да тырышты – укучылар үзләре дә, аларның әти-әниләре дә, әлбәттә, педагоглар да.
Мондый чаралар балаларда сәнгать иҗатын үстерә, туган табигатьнең матурлыгын һәм байлыгын күрергә һәм аерырга өйрәтә, аңа сакчыл караш тәрбияли, ата-аналар һәм педагогларның киләчәк хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыра.
Зифа КРАЮШКИНА, тәрбияче.
Читайте нас: