+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
13 октябрь 2019, 21:33

Тукталу тыела…

Социаль челтәрләрдә Красноармейская урамында «Тукталу тыела» юл билгеләре куелуы буенча актив фикер алышу барды. Район хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, бу участокта юл билгеләре урамда хәрәкәтнең күп булуы сәбәпле һәм авария очракларын булдырмау өчен куелган. Әлеге мәсьәлә район юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясе утырышында каралды, карар коллегиаль кабул ителде. Халыкның бу хакта нәрсә уйлавын сорауларга җаваплардан белдек.
Олег Павлов, шәхси эшкуар.
- Минем офис Красноармейская урамындагы 7нче йортта урнашкан. Офис ишегеннән светофорга кадәр берничә метр чамасы гына. Шуңа карамастан, кайбер шоферлар юлда йөрүче машиналарга да, әлеге участокта һәрвакыт күп булган җәяүлеләргә дә комачаулап, светофор каршында туктаудан да тартынып тормыйлар. Билге куелгач, урам иркенәеп киткән кебек булды. Барысына: шоферларга да, җәяүлеләргә дә әйбәт. Кирәкле объектка кадәр берничә метр узарга кирәк икән - зыян юк, янәшәдә - универмаг, почта, элемтә үзәге, район Мәдәният сарае янында парковка урыннары бар.
Әсхәт Мусакаев, Красноармейская урамындагы 14нче йортта яшәүче.
- Юл билгесе куюны яхшы дип саныйм. Хәзер урамнан тыныч кына узарга да, ишегалдыннан чыгып та була, чөнки юл читендә туктап торган автомобильләр юк, күз күреме дә яхшы. Тик башка бер проблема бар - «Жилкомсервис»ка, фотосалонга, электр аппаратурасын ремонтка китерүчеләр яки «Оладушки»га килүчеләр машиналарын безнең ихатага куялар. Аны борылу өчен кулланучылар да бар. Ихатада көне буе машина. Шул сәбәпле, йортта башка яшәүчеләр белән бергәләп шлагбаум урнаштыру турында уйлыйбыз.
Татьяна Николаева, җәяүле.
- Бу урамнан эшкә йөрим. Элеккеге белән хәзерге - чагыштыргысыз. Беренчедән, юл һәм тротуарны асфальтлаган өчен хакимияткә рәхмәт белдерәсем килә. Юлның ике ягыннан да йөрү уңайлы булсын өчен, каршы як тротуарны да төзекләндерерләр дип өметләнәм. Икенчедән, «Тукталу тыела» билгеләре куелгач, нәкъ менә безгә, җәяүлеләргә, йөрү хәвефсезгә әйләнде. Кибетләргә дә керү уңайлы, машиналар комачауламый.
Рөстәм Дәүләтов, шәхси эшкуар.
- Мондый билгеләр кую проблеманы яхшы хәл итә, дип әйтә алмыйм. Кешеләрнең күбесе динамикалы режимда яши: аларга тиз генә барырга, сатып алырга, хезмәт алырга һәм алга таба хәрәкәт итәргә кирәк. Парковкада урын эзләү, туктап тору, кибетләрне җәяүләп йөреп чыгу - пенсионерлар яки эшсезләр өчен, дип уйлыйм.
Жанна Гайсина, фотограф.
- Красноармейская һәм Совет урамнары - район үзәгенең хәрәкәт тагы да күбрәк булган Ленин һәм Октябрьская урамнарын тоташтыручы җанлы урамнарының берсе. Монда һәрвакыт машиналар, кешеләр күп. Соңгы елларда төрле кибет һәм офисларның барлыкка килүе дә хәлне катлауландырды гына. Болай да тар урамнар автомобильләр белән тулды. Тукталышны тыючы билгеләр кую уңаеннан күп кенә клиентларыбыз канәгатьсезлек белдерде инде. Бу билгеләр урынына әлеге участокта хәрәкәтне берьяклы итү яхшырак булмас идеме?
Читайте нас: