+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
14 октябрь 2019, 18:14

Гаиләбез горурлыгы

Шушы көзге октябрь көннәрендә әтиебез, картәтиебез һәм картбабабыз Бикбов Леонид Етриванович 90 яшьлек матур юбилеен билгели.

Ул Ахман авылында 1929 елның 15 октябрендә Етриван Петрович һәм Ульдяслу Семеновнаның күп балалы гаиләсендә туа. Аның, ике абыйсының һәм кыз туганының балачаклары авыр була, үсмер чаклары сугыш елларына туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда, Леонид Етривановичка 12 яшь тула. Авылда ир-егетлар эше яшүсмерләр җилкәсенә төшә.
Өлкән абыйсы Тихон Сталинградны обороналаганда һәлак була, икенчесе Леонтий хезмәт итеп, туган авылына кайта һәм гомере буе туган авылында яши. Бертуганы Лена Нефтекама шәһәрендә яши һәм эшли, ә хәзер районга туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайткан.
Кадерле кешебезнең гомер юлы кызыклы һәм вакыйгаларга бай. 1950-1953 елларда Совет Армиясендә Ерак Көнчыгышта артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Туып-үскән авылына кайткач, хезмәт эшчәнлеген туган “Совет” колхозында башлаган һәм анда пенсиягә чыкканчыга кадәр балта остасы һәм столяр булып эшли. Намуслы, пунктуаль, кешеләргә карата игелекле булуы, ярдәмгә килә белгәнлеге өчен хуҗалыкта аны хөрмәт итәләр.
Гаилә тормышында ул яхшы ир, игелекле әти, картәти һәм картбабай булды. Тормыш иптәше Венера Симуковна белән бергә 50 ел гомер иттеләр, дүрт ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызганычка каршы, тормыш шатлыклардан һәм күңелле вакыйгалардан гына тормый, көенечләр дә була. Ветеранның өч улы - Александр, Юрий һәм Владимир - фани дөньядан бик яшьли киттеләр. Унбер ел элек тормыш иптәше Венера вафат булды. Ахманда яшәүче улы Иван белән килене Ирина, шулай ук кызы Нэля, ул гаиләсе белән Октябрьский шәһәрендә яши һәм эшли, кайгысын җиңәргә ярдәм иттеләр.
Әлеге вакытта әти, картәти, картбабай килене Елена, оныклары Мария һәм Юрийның хәстәрлеге белән чолгап алынган. Олы яшьтә булуына карамастан, Бикбовларның зур һәм тату гаиләсе өчен ул - таяныч һәм остаз. Ул бар нәрсәдә безнең өчен үрнәк, оныклары һәм туруннары белән, алар аның 17, аралашырга, ихатада, бакчада, үз мастерскоенда эшләргә ярата, анда аның идеаль тәртип - һәр эш коралы үз урынында, аңа карап, без газиз кешебезнең тормышны яратуына һәм оптимизмына шатланабыз.
Кадерлебезгә юбилеенда сәламәтлегенең нык булуын, тормышны яратуы һәм оптимизмы һичкайчан кимемәвен, ә якын кешеләренең аны хәстәрлекләре һәм игътибарлары белән шатландыруын телибез.
Бикбовларның зур гаиләсе.
Читайте нас: