+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 октябрь 2019, 18:31

Телевизорны волонтерлар көйләячәк

14 октябрьдә бөтен Русия буенча 20 федераль телеканалның аналог телетапшырулары туктатылды. IP-телевидение, спутник һәм кабель телевидениесенең түләүле челтәрләренә тоташтырылган абонентлар өчен күчеш автомат рәвештә узды. «Сан»га күчмәгән кешеләр гадәти каналлар трансляцияләре урынына экраннарда санлы телевидениегә ничек тоташу турында ролик күрәләр.

Кирәк булган очракта, урнаштыру буенча һөнәри рекомендацияләрне Русия телевидениесе һәм радио челтәренең «РТПЦ Республики Башкортостан» филиалының санлы эфир телевидениесе сорауларына бүленгән 8 (347) 246-45-78 һәм федераль «кайнар линия» - 8-800-220-20-02 телефоны буенча бушлай алырга була. Ярдәм сорап, 8 (34742) 3-12-16 телефоны буенча авыл биләмәләре хакимиятләренә, волонтерларга мөрәҗәгать итәргә һәм гариза калдырырга да мөмкин.
Санлы телевидениегә тоташуда «санлы волонтерлар» зур роль уйный. Безнең районда андыйлар 20дән күбрәк кеше. Алар барысы да алдан Уфа белгечләрендә белем алганнар. Әмма волонтер мастер түгел. Йорт хуҗасында барысы – антенна, приставка, пульт, тоташтыргыч шнурлар булган очракта гына ул телевизорны көйләячәк. Розеткалар төзек булмаса яки йорт түбәсенә менәргә кирәксә, ул сезгә ярдәм итә алмаячак.
Хәлне җентекләбрәк карыйк. Бакалыда яшәүче ирле-хатынлы Харисовлар приставкалы яңа телевизорны язын ук сатып алганнар, тик әлегә аннан файдаланмаганнар. Аналог телетапшырулары туктатылу турында белгәч, алар телевизорны көйләүләрен сорап, шалтыраттылар һәм гариза калдырдылар. «Санлы волонтер» Дарья Газетдинова аларның өенә килеп, бернинди проблемасыз телевизорны санлы тапшыруларга көйләде. Башкарылган эшләр актында хуҗалар көйләүләрне раслау турында кул куйды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аналог тапшырулары туктатылганнан соң, «сан»ны тоташтыруга гаризалар күп түгел. Димәк, телетамашачыларда санлы телевидениегә күчү кыенлыклар тудырмаган.
Халык игътибарын шуңа юнәлтәбез, волонтерлар сез гариза бирсәгез генә, исемле бейджик тагып киләләр. Әгәр дә сез ярдәм сорамагансыз, ә бусагада волонтерлар булса – болар мошенниклар!
Читайте нас: