+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 октябрь 2019, 23:21

Икмәк - көшеле, кәбестә тавы белән

Көз - хәзерләүләр чоры, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр үстерелгән уңышны сатарга, ә хуҗабикәләр аның иң яхшы үрнәкләрен кулай бәягә алып калырга ашыга. Җомга көнне, 11 октябрьдә, яңгырлы һава торышына карамастан, район халкының шундый мөмкинлеге булды.

Республика көнендә Бакалыда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде. Бакалыларга бу көнне күптөрле товарлар: яшелчә һәм балдан алып киң ассортиментта утырту материалына кадәр тәкъдим иттеләр.


Иртәдән үк традицион ярминкә үткәрү урынында җанлылык сизелде. Сатып алучылар килде, музыка уйнады, импровизацияле сәхнәдән тирә-юньгә күңелле җырлар яңгырады. Бәйрәм атмосферасын шашлык исе дә тулыландырды. Базарга керү юлында «Җәмәгать туклануы», «Икмәк комбинаты»ның кыр кухнялары эшләде. Кешеләр яңа гына ут өстеннән алынган, тәмле итеп кыздырылган шашлык, чебуреклар белән рәхәтләнеп сыйландылар.









Читайте нас: