+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
17 октябрь 2019, 23:28

Мостай Кәримнең тууына - 100 ел

20 октябрьдә язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Башкорт-станның халык шагыйре Мостафа Сафа улы Кәримовка (Мостай Кәрим) 100 яшь тулган булыр иде.

Бөек Ватан сугышында катнашучы Белград, Вена һәм Будапештны алган өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Ул авылны коллективлаштыруны, Бөек Ватан сугышын, СССР таркалуны һәм ил өчен күп кенә мөһим чорларны кичерә. Башкорт әдәбияты һәм театрының алтын фондына кергән һәм дөньякүләм мәдәни фондны баеткан 100дән артык шигырь һәм проза җыентыгы һәм дистәдән артык драма әсәре авторы булып тора. Аның иң танылган әсәрләре - «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар» шигырь һәм поэма җыентыклары, «Безнең өйнең яме», «Ярлыкау», «Авыл адвокатлары» повестьлары, «Айгөл иле», «Салават. Өн аралаш җиде төш», «Ташлама утны, Прометей!» пьесалары. М.Кәримнең күп кенә әсәрләре Русия һәм дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителгән, аның пьесалары театр сәхнәләреннән төшми, «Озын-озак балачак» повесте һәм «Ай тотылган төндә» пьесасы экранлаштырылды. Мостафа Сафа улы Дәүләт һәм Ленин премияләре белән бүләкләнде.
12 октябрьдә Мәскәүдә Кече театрда Башкортстан Республикасының халык шагыйре Мостай Кәрим тууының 100 еллыгы уңаеннан тантана узды. Кичәнең төп вакыйгасы «Мостай» документаль фильмы премьерасы булды. Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгында Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте буенча «Сестренка» исемле кинофильм күрсәтелде.
Республиканың халык шагыйре юбилее уңаеннан башка чаралар да каралган.
Читайте нас: