+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 октябрь 2019, 15:00

«Бердәм Русия»нең урындагы бүлекчәсе конференциясе

Район хакимиятендә «Бердәм Русия» бөтен-русия сәяси партиясе урындагы бүлекчәсенең чираттагы конференциясе булып узды. Аның эшендә урындагы сәяси совет әгъзалары, партиянең башлангыч бүлекчәләре делегатлары һәм секретарьлары катнашты, актив чакырылган иде.

Конференциядә «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсенең «Көз-2019» сайлау кампаниясендә катнашу нәтиҗәләрен карадылар, партия оешмасының, активның алдагы чорга төп бурычларын билгеләделәр.
Катнашучылар «Бердәм Русия» бөтенрусия сәяси партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсенең республика форумына делегат сайладылар. Ул - башлангыч бүлекчә секретаре, Боҗыр авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Г.М. Васильева. Конференция урындагы бүлекчә сафларын тулыландырган партия әгъзаларына партия билетлары тапшыру белән тәмамланды.
Гөлсинә Закирова,
урындагы бүлекчәнең башкаручы
секретаре.
Читайте нас: