+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 октябрь 2019, 15:05

Мәктәптә - яңа түбә

Районның барлык авыл биләмәләре урындагы инициативаларны хуплау программасында актив катнашалар, аның ярдәмендә авыл халкы үзенең мөһим проблемаларын хәл итә.

Бу программада катнашып, быел нагайбаклылар мәктәп түбәсенә капиталь ремонт үткәрергә карар иттеләр. Бу инициативаны район хакимияте, шулай ук «Нива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять актив хуплады. Проект-смета документациясе әзерләнде, аның буенча түбәне ремонтлау 1 миллион 679 сумга бәяләнде. Республикадан 1 миллион сум бүленде, «Нива» җәмгыяте 150 мең сум күчерде. Халык керткән өлеш 150 мең сум тәшкил итте, калган акчаны район хакимияте бүлде.
Хакимияткә, безнең төп иганәчебез «Нива» җәмгыятенә зур рәхмәт белдерәбез, алар ярдәменнән башка эш килеп чыкмас иде. Авылда яшәүче һәм күптән читкә киткән, әмма авыл тормышында катнашып, ярдәм кулы сузган нагайбаклыларга рәхмәтебезне тулысынча тапшырырдай сүзләр таба алырбызмы икән.
Инициативалы төркем кыска вакыт эчендә халык, мәктәпне тәмамлаучылар арасында акча җыюны оештырды. Әлеге эш «ВКонтакте» социаль челтәрендә яктыртылды, исемлекләр куелды, җыелган сумма күрсәтелде.
Без бирелгән яки күчерелгән һәр сумга рәхмәтле! Проектның һәр этабы өчен борчылган актив кешеләрне аерым билгеләп үтәсе килә. Алар - Минагин Александр Павлович - пенсионер, Шильникова Людмила Васильевна - почта бүлекчәсе начальнигы.
Виктор Павловичка һәм Мария Афонасьевна Мартыновларга аерым рәхмәт юллыйбыз, халык арасында абруйлы авылдашларыбыз башкаларга үрнәк күрсәттеләр. Шулай ук Яңа Урсай мәктәбе коллективына, Яңа Урсай авыл Советы хакимияте хезмәткәрләренә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәбез.
Кирәкле акча вакытында җыелды. Ремонт үткәрүгә тендерны Уфадан ШЭ Шафыйкова И.Р. отты. Бригада эшкә 18 августта кереште, иртәдән кичкә кадәр бердәм, җаваплы һәм намуслы хезмәт куйды. Барлык эшләр дә вакытында тәмамланды, 2 сентябрьдә балаларны ялтырап торган яңа түбәле мәктәп каршы алды. Мәктәпнең мондый бүләкне 25 еллык юбилеена алуы аеруча күңелле.
Әлеге проектта катнашу-чыларның барысына рәхмәт белдерәбез, авылларыбызда тотрыклы һәм имин тормышта яшәвегезне телибез.
Вера Маркова,
Яңа Урсай мәктәбе
директоры.
Читайте нас: