Шофер көн саен төрле маршрутлар буенча юлга чыга, күбесенчә Уфа, Яр Чаллы, Казан, Калуга, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләргә. Бу азык-төлек һәм сәнәгать товарлары ташу гына түгел, төрле конкурсларга, күргәзмәләргә, презентацияләргә бару да. Чөнки аларда катнашу республикада иң алдынгы җәмгыятьләрнең берсе булган Бакалы райпосы өчен - даими эш. Юлда игътибарлы, хезмәт сөючән, намуслы шофер үз вазыйфаларын яхшы башкара, шушы еллар дәвамында коллективны бер тапкыр да сынатмады.