+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 октябрь 2019, 16:31

Башкортстанның җиде могҗизасы

Балалар иҗат йортында Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган «Башкортстанның җиде могҗизасы» район бәйрәм-фестивале узды.Башкортстан - 164 халык вәкиле яшәгән күпмилләтле төбәк. Безнең районда еллар дәвамында башкортлар һәм татарлар, рус һәм марилар, чувашлар һәм керәшеннәр, мордвалар һәм удмуртлар, үзбәкләр һәм украиннар һ.б. тату яши.

Милли мәдәниятне, телләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны, халыкларның үзенчәлеген тергезү һәм саклау, милләтара дуслыкны ныгыту, патриотизм һәм үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләү максатыннан, безнең районда мәгариф оешмалары укучылары арасында бәйрәм - «Башкортстанның җиде могҗизасы» фестивале үткәрелә.
Быел анда 13 иҗат коллективы катнашты. Алар безнең район халыкларының күпкырлы дөньясын чагылдыручы тамашалар әзерләделәр. Үзләренең чыгышларын һәм белемнәрен җырлар, биюләр, шигырьләр һәм иншалар аша җиткерделәр. Бу ел Русиядә Театр елына багышланганга күрә, туган телләрендә спектакльләрдән өзекләр дә, театраль миниатюралар да тәкъдим иттеләр.
Жюри әгъзалары чыгышларның үзгәлеген һәм кабатланмаслыгын бәяләде. Барлык катнашучылар һәм конкурста җиңүчеләр мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Дилә Хөсәенова,
өстәмә белем бирү педагогы.
Читайте нас: