+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
27 октябрь 2019, 16:33

Мостай Кәримнең тууына - 100 ел

Бөек шагыйрь, язучы һәм драматург Мостай Кәримнең юбилее алдыннан район үзәк китапханәсендә «Мостай Кәрим. Тормыш мизгелләре» дигән исем астында чаралар циклы уздырылды.

Район үзәк китапханәсенең уку залында «Дәверләр китабы һәм авторы» дип исемләнгән әдәби кунакханә узды, анда М.Кәримнең «Безнең өйнең яме» повесте игътибар үзәгендә булды.
«Әдәби мохит»нең чираттагы утырышы шулай ук Мостай Кәримгә багышланган иде. Бу көнне язучының «Мостай. Беркайчан да булмаган интервью» исемле китап презентациясе булды.
Язучының туган көне алдыннан «Мостай Кәримнең алтын мирасы» дип исемләнгән кичә узды. Әлеге чарада 2 нче мәктәпнең 7-8нче сыйныф укучылары катнашты.
Бакалы үзәкләштерелгән китапханә системасы филиалларында да күптөрле чаралар узды: әдәби китаплар белән танышу, әңгәмәләр, китап күргәзмәләре, әдәби кичәләр, хәтер кичәләре, «Мостай Кәрим дөньясы балалар күзлегеннән» рәсем конкурсы (балалар китапханәсе), «Син үз чорыңа нәрсә бирдең?» дәрес-портрет (Боҗыр китапханәсе), “Данлы гомер, олы иҗат» әдәби вернисаж (Куштирәк китапханәсе), «Һәр мизгелнең үз чаңы» әдәби кичәсе (Яңа Балыклы китапханәсе), «Мостайның тере сүзе» әдәби кунакханә (Иске Әҗми китапханәсе), «Мостай Кәрим – халык күңеле» портрет-дәрес һәм башкалар.
Мостай Кәрим үзеннән соң кабатланмас һәм бәяләп бетергесез иҗади мирас, зур рухи байлык калдырды, ул киләчәк буыннар өчен илһам чыганагы булып хезмәт итәчәк.
Читайте нас: